Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2018, 11:45

Якташыбыз селфи бәйгесендә җиңгән

Бүләген аңа Уфада иҗтимагый матбугат-үзәгендә сайлау көнендә тапшырдылар

Бүләген аңа Уфада иҗтимагый матбугат-үзәгендә сайлау көнендә тапшырдылар


“Синең мөмкинлекләр республикасы” проекты кысаларында “Башинформ” Башкортстанның 100 еллыгына төзелеп килүче яки төзелгән объектлар җирлегендә сыйфатлы селфи фотобәйгесе үткәрде. Бәйге шартлары буенча фотоны җәмәгать челтәрендә урнаштыру һәм күпсанлы «хуплау-лайк»лар җыю таләп ителде.

Бәйгедә һөнәр белеме эксперты, блогер, җәмәгать эшлеклесе, Туймазыдан “Үзең яса” программасы алып баручысы Олег Гайсин җиңде. Ул ноутбукка ия булды.

– Бәйгедә Башкортстанда барган әһәмиятле вакыйгаларга битараф булмау сәбәпле катнашырга булдым, – ди ул. – Туймазыда балалар дәваханәсе төзелә башлады – район халкы өчен зур сөенеч бу. Әлеге төзелүче объект җирлегендә төшкән селфи ярдәмендә бүләк отуыма шатмын. Шушы көннәрдә кызым Кытайга өч елга стажировкага оча – аспирантурага керде, яңа ноутбукны аңа тапшырам – бик вакытлы бүләк булды ул.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: