Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2018, 11:53

Туган телдә сөйләшәбез

«Тукталка” сүзе каян килә?

«Тукталка” сүзе каян килә?


“Танылган сәүдә челтәренең Туймазыдагы бер кибетенә кергәндә заманча велосипед калдыру урыннары пәйда булды. Кибет хуҗалары хәтта “Велопарковка” сүзен башкортчага тәрҗемә итәргә дә тырышкан. Әмма, минемчә, дөрес килеп чыкмаган. Алар “Велосипедтар өсөн ту3тал3а” дип язган. Башкорт телендә “тукталка” сүзен ишеткәнем юк иде әле”, – редакциягә шундый сорау килде.

Бу сорауга Туймазы районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гәүһәр Фазуллина җавап бирә:

– Хата юк. Башкорт телендә “тукталка” сүзе чынлап та бар, тик диалект буларак кулланыла. Ул тукталыш, урын дигәнне аңлата. Югыйсә, минем карашка, бу очракта башкорт телен аңлаган, белгән кешеләр өчен кулай “тукталыш” сүзен куллану урынлырак булыр иде.

Ә сез, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, атама-күрсәткечләрдә хаталарны еш күрәсезме? Сездән фотодәлилләр көтәбез. Электрон адрес: [email protected].
Читайте нас: