Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2018, 11:40

Ау, беренче!

1нче маршрут автобуслары хәрәкәте тәртибе тергезеләчәк

1нче маршрут автобуслары хәрәкәте тәртибе тергезеләчәк


Редакциягә шәһәрнең беренче маршрут автобусы хәрәкәте тәртибе бозылу уңаеннан бер төркем пенсионер мөрәҗәгать итте.

«Соңгы ярты елда 40ар минут көтәргә туры килә. АТП бурычын үти алмый икән, бәйге үткәреп, башка ташучыга тапшырып булмыймы аны?» – дип кызыксынды алар.

– Туймазылылардан мондый хатлар безгә дә килде, аларны “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесенә юлладык, анда безгә ике мөһим мәсьәләне: хезмәт хакын арттыру һәм техниканы вакытында ремонтлау җәһәтеннән ярдәм күрсәтергә вәгъдә иттеләр, – диде Туймазы АТПсы директоры Риф Фәйзуллин. – Элекке тариф челтәре (ул исә шәһәр дәрәҗәсенә бәйле, халык күп йөрүгә түгел) нәтиҗәсендә берничә ел инде хезмәт хакы индексланмады. Ахыр чиктә белгечләр эштән китә башлады, бүген 15 шофёр җитми безгә. Августтан башлап предприятиедә югары коэффициент кертелде, шул сәбәпле хезмәт хакы 18-20 мең сумнан 23-24 мең сумга артты. Шулай ук инженер-техника эшчәннәренең хезмәт хакын индекслау мәсьәләсе тикшерелә. Моннан тыш, үзебезнең автомәктәптә предприятие исәбенә шофёрлар укытуны оештырдык, алар аннары стажировка үтә һәм эшкә урнаштырыла. Нәтиҗәдә эшкә бер шофёр кабул иттек, тагын икесе озакламый имтихан тотачак һәм безгә эшкә киләчәк.

Безнең бүлекчәне автомобильләр өчен өстәмә өлешләр белән төп предприятие тәэмин итә. Күптән түгел “Башавтотранс” предприятиесе бу мәсьәләне катгый күз уңына алды һәм хәл яхшыра башлады. Хәзер безнең бер зур автобус Уфада җентекле ремонтта. Соңыннан без аны шәһәрара линиягә куячакбыз, бушаган техниканы беренче маршрутка чыгарачакбыз. Шушы айдан башлап һәр якка да, элеккечә, өчәр автобус хәрәкәт итәчәк.

Бу хәлгә район Хакими-ятенең Сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә бүлеге начальнигы Илдар Еникәев аңлатма бирде:

– Хәзер 1нче маршрутны хезмәтләндерүне яхшырту чаралары күрелә. Бәйге үткәреп, яңа ташучы билгеләү мәсьәләсе әлегә чигерелде. Әмма хәрәкәт тәртибеннән даими тайпылган очракта ул янә кузгатылачак.

Эмиль МУСИН.

Читайте нас: