Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2018, 12:08

Бәләкәй сыйныф укучысы сыны бәла-казадан саклаячак

Кызыклы башлангыч юлларда балаларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиеш

Кызыклы башлангыч юлларда балаларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиеш


Сишәмбе көнне Луначарский урамыннан үтеп йөргән барлык автомобильләр дә 4нче мәктәп янында туктап, биштәр аскан укучы малайга юл бирде. Якынрак килгәч кенә, шофёрлар моның бала түгел, макет-сын булуын аңлады.

– Кайбер шофёрлар, юлга бала килеп чыгуын белгән аркылы да, мәктәпләр янында тизлеген киметми, – ди 40 ел стажлы шофёр Рәвис Садыйков. – Ике оныгым бар, алар өчен борчылам. Бу яңалык юлларда балалар катнашлыгындагы юл-транспорт казаларын киметергә ярдәм итәр дип ышанам.

– Балаларым 4нче мәктәп-тә белем ала, – дип сүзгә кушылды автоһәвәскәр Илнур Таҗетдинов. – Әти-әниләр чиратлап уку йорты янында кизү тора. Әмма ата-ана патруле тәүлек әйләнәсенә мәктәп янында булалмый. Балалар сыннары сабыйларыбызны хәвефтән саклар дигән өметтә калабыз.

Мондый сыннар шәһәрнең башка мәктәпләре янында да барлыкка килде. Бу чараны ДЮХИИ хезмәткәрләре тәкъдим итте, матди ягын шәһәр биләмәсе хакимияте үз өстенә алды, ә матурлык-зәвык мәсьәләсен балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре хәл итте – сыннарны буяды.

Анфиса АИТОВА.



Читайте нас: