Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2018, 14:51

Качаевлар ихатасы – исең-акылың китәрлек!

Йорт алдын төзекләндереп, авыл кешеләре үзләренең хыялын тормышка ашырган

Йорт алдын төзекләндереп, авыл кешеләре үзләренең хыялын тормышка ашырган


Шәхси йорт ихатасының ничек булуын һәркем үзенчә күзаллый. Кемдер үлән чәчеп, тәрәзәдән хәтфәдәй чирәмлек белән хозурлана. Икенчеләр анда бәрәңге, кишер, суган утыртуны кулай күрә һәм уңыш җыйганда алардан да бәхетлесе булмый.

Качаевлар байтак еллар Төньякта эшләгән һәм күптәннән авылда шәхси йортта яшәү турында хыялланган. Хаклы ялга чыккач, Өязетамак авылыннан йорт сатып алып, күптәнге ниятләрен тормышка ашыра башлаганнар.

Иң тәүдә элекке хуҗалардан калган азмы-күпме өч йөк иске-москыны чыгарып түккәннәр. Һәм хыялын эшкә җигеп, могҗиза иҗат итәргә керешкәннәр.

– Сез чынлап та барысын да үзегез уйлап таптыгызмы, әллә дизайнчы ялладыгызмы? – дип сорыйм хуҗабикә Гүзәл Ригать кызыннан.

– Үзебез, әлбәттә, – дип елмая ул. – Аның өчен безгә ун елдан артык вакыт кирәк булды – бакча-ихата төзекләндерү фикерен нәкъ шул гомер күңелебездә йөрттек.

Әмма уйлау бер хәл, тормышка ашыру – бөтенләй башка. Бу уңайдан Гүзәл Ригать кызына тормыш иптәше Рәшит Мөхәмәт улы ярдәм итә. Алар икәүләп йорт алдында бакча утырта, анда бер-берсен тулыландырган чәчкәләр төбәге, бакча, каралты-кура, шулай ук ял урыны бар.

Бакчаны без купшы түрбакчада шау чәчкәле һәм декоратив үсемлекләр урнашкан “зиннәтле болдырдан” карый башладык. Биредә иртә яздан кара көзгә кадәр уттай янып-балкып утыра алар. Эустомалар (аны ирланд гөлчәчәге дип тә атыйлар), кашкарыйлар, дәлияләр, бакрагөл, бәрхет гөле, гладиолуслар бар.

Чәчкәләр ялтырап торган чуерташ белән әйләндерелгән кечкенә түтәлләргә утыртылган. Гүзәл Ригать кызы су буйларында таш эзләп, байтак чакрымнар үткән, соңыннан бизәкләү чималын ире белән бергә алып кайткан.

Җиләк-җимеш үскән якта биек җир җиләге түтәленә игътибар иттем. Якынрак килеп карагач кына аларны төзекләндерү өчен хуҗаларның шифер куллануын аңладым.

– Бездә шундый түтәлләр 30 – аларны эшкәртү уңайлы һәм җыйнак та , – ди хуҗабикә.

Яшелчә һәм җимеш бакчасын Рәшит Мөхәмәт улы үз куллары белән үргән киртә-читән аера. Ә аның артында чын авыл башлана, биредә тавык, каз, үрдәк, кәҗә малы тату гына “торак” мәйданын бүлешеп яши.

Гүзәл Ригать кызы кебекләр турында кулыннан гөл тама, диләр. Кая гына орлык ташламасын, һичшиксез, шытып чыгачак. Былтыр көз теплицада кабак төшен җыярга онытып калдырган, быел аяк басар урын юк, моныңчы бу кадәр гәрәбәдәй уңыш җыйганнары булмаган. Бакчада эшләве күңелле, дип үзе үк әйтеп тора хуҗабикә. Бакча буенча фикер һәм киңәшләрне ул журнал һәм интернеттан җыя, кайберләрен үзе уйлап таба.

– Безгә монда ошый: табигате матур, кешеләре ачык. Минем өчен бакчада казыну – үзе бер ләззәт. Хәзер кышка яшелчәләр тозлау чоры җитте – бу минем яраткан шөгылем, рецептлар төрләндерәм. 180-200әр банка япкан чаклар да була. Үзебез ашыйбыз, балалар, оныкларны сыйлыйбыз. Дәү әнинең кайнатмасы барлык кәнфиттән дә татлырак!

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: