Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2018, 14:17

Геофизиклар сейсмоһөҗүм ясады

Әмма якын-тирә авыл халкына зыян килмәде

Әмма якын-тирә авыл халкына зыян килмәде


“Башнефтегеофизика” җәмгыяте эшчәннәре ярышын үз күзләрем белән күрмәгән булсам, тәҗрибәле шофёрлар идарә иткән күләмле йөк машиналарының ни дәрәҗәдә нәфис-нәзакәтле булуын күз алдына китерәлмәс идем. “КамАЗ” һәм “Урал”да түгәрәк-боҗралар ясап, “елан”дай сыгылып-бөгелеп үтеп, тар гына урыннарда, җитмәсә, артка биреп туктап булуын күреп, таң калдым. Әмма “Башнефтегеофизика” җәмгыяте шофёрлары өчен мондый бурычны башкарып чыгуның бер кыенлыгы да юк. Чөнки даими күнегүләр, ярышлар, уку-өйрәнүләр аларны юлларның чын остасына әверелдерә. Шушы көннәрдә Туймазы районы Тукай авылы янында үткән һөнәр осталыгы бәйгесенә исә яхшыларның да яхшыларын сайлап алдылар. Һәм алар барысы да югары һөнәр осталыгын күрсәтте.

Урал сейсмология экспедициясе 12нче сейсморазведка партиясе полигонында үткән ярышларда “Башнефтегеофизика” җәмгыятенең Көнбатыш Себер, Урал-Идел буе, шулай ук “Таймыргеофизика” белгечләре катнашты. Гадәттә һөнәр осталыгы бәйгеләрендә шофёрлар күләмле йөк машиналарының ике төре – предприятиедә киң таралган “КамАЗ” һәм “Урал”да ярыша. Республиканың һәм Төньякның төрле һава шартларында эшләүче бу машиналарның үтеп йөрү сыйфаты югары. Былтыр ярышларда вездеход шофёрлары гына көч сынашса, быел “мәйданга” күчмә сейсмовибратор йөртүчеләр дә чыкты.

Моннан алда алар юл-хәрәкәт кагыйдәләрен белүгә имтихан тотты. Осталар югары квалификациясен раслады: күпләре бер хатасыз башкарып чыкты биремнәрне.

Ярышның бер өлеше бәхетсезлек очрагында беренче медицина ярдәме күрсәтүгә багышланды. Монда шофёрлар зыян күрүчеләргә кереш салды, яраларын бәйләде, һәм бу шулай ук вакытка иде.

Күңелләрне җилкендергәне каршылыклы юлны кичү булды, әлбәттә. Күләмле автомобиль секунд эчендә 90 градуска борылды, артка биреп туктады, борма-борма араны үтте, “үкчәсенә” басып диярлек, төрле фигуралар ясады. Жюри, асылда шушы лабиринтны зур тизлектә бер хата-кимчелексез үткән осталарны билгеләде.

— Төньякта георазведка эшенә сазлык туңгач керешәбез, – дип сөйли бәйгечеләрнең берсе. – Әмма кайвакыт бер ай элек туңган, әмма бу юлы баткакка әверелгән юлдан да үтәргә туры килә. Машина авыр, минут ярым эчендә тәрәзәсеннән диярлек пычракка чума. Аны соңыннан юу-тазарту рәхәт түгел. Менә кайда кирәк ул җитезлек һәм артка бирү осталыгы!

“Сейсмовибраторлар” бүле-гендә беренче урын яулаган Юрий Ширяев искиткеч җитезлек күрсәтте.

җиңүче бу техниканың үзенчәлекләре турында бәян итте. Сейсмология вибраторлары нефть, газ чыганакларын ачыклау өчен файдаланыла икән. Методиканың асылы менә нәрсәдә: анык нокталарда туктаган кырык тонналы сейсмовибратор җиргә күптонналы плитә төшерә һәм аның тибрәнеше исәбенә җир астында 25-30 километргача таралучы тыгыз дулкыннар хасил итә. Алан төрле токымнардан чагылып, өскә кире кайта. Биредә гаять сизгер приборлар шушы тибрәнешләрне терки һәм беренчел эшкәртү үткәргән махсус станциягә тапшыра. Әйтергә кирәк, сейсмовибраторлар берьюлы дүртәр машина эшли. Бер команда булып эшләү, бер-береңне аңлау бу белгечлек вәкилләре өчен гаять мөһим.

Урал сейсмология экспедициясе вәкилләре – “КамАЗ” бүлегендә – Алмаз Хаҗипов, “ГАЗ” шофёрлары арасында Илдар Исламов, «Урал»да Надир Шәрифҗанов җиңүче булды.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: