Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 август 2018, 11:30

10 тонналап сөт эчелгән

«Серафимовское» җәмгыяте «Сөт иле» фестивалендә катнашкан

«Серафимовское» җәмгыяте «Сөт иле» фестивалендә катнашкан


Узган шимбәдә Уфада күркәм йолага әверелгән, сөт һәм сөт ризыкларына багышланган фестиваль үтте. Керү түләүсез иде, әмма фестиваль барган мәйданга эләгү өчен капка аша үтеп, бер стакан сөт эчәргә кирәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, 10 тонналап сөт эчелгән. Файдалы ризык җитештерүчеләр өчен эшлекле “Сыр академиясе” семинар-уены, “Башкортстанның иң яхшы сыры” бәйгесе, эшлекле иртәнге аш һәм “түгәрәк өстәл” оештырылды. Уфалылар һәм башкала кунаклары гастрономия чарасында булды һәм танылган рестораннардан стрит-фуд төрендә Уфа кухнясы ризыкларыннан авыз итте. Интерактив мәйданчыклар эшләде: балалар сөт квестында, сумо-роботлар алышында катнашты, физика һәм химия тәҗрибәләрен күзәтте. Күпләре бозау, кәҗә, тәвә кошы, марал, боланны беренче тапкыр күрде.

Чарада сөт ризыкларын тәмләп карарга һәм сатып алырга мөмкин иде. “Серафимовское” җәмгыяте фестивальдә бишенче ел рәттән катнашты, ул 20ләп төр ризык тәкъдим итте. Сөт, сыр, кефир, йогыртның берничә төре, шулай ук акмай, эремчек, каймак, катык бу.

Җәмәгать рекламасы.
Читайте нас: