Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2018, 11:29

Клуб урынына – мәдәният йорты

Яңа Бишенде авылында җәмәгать объекты төзелә

Яңа Бишенде авылында җәмәгать объекты төзелә


Шәһәр кешесе авыл халкы өчен гамәлдәге мәдәният йортының ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ахырынача аңламыйдыр ул. Авылларда кешеләр эш дип кенә яшәми, алар да шәһәр халкы кебек үк мәдәният яңалыклары, концерт, бәйрәмнәр белән кызыксына. Авыл клубы – дәүләт сәясәте үткәргече дә: биредә халык җыеннары, сайлаулар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең халык белән очрашулары уза. Бу үзәкләр эшләсен өчен аларны тәртиптә тоту зарур.

Яңа Бишенде авылы халкының бу уңайдан күптәннән бәхете булмады. Авыл клубының иске бинасы кышын ягып җылытылмады. Анда күмәк-мәдәни чаралар үткәреп булмый башлады – мәдәни тормыш акрынлап сүнде. Авыл китапханәсе дә шундый ук язмышка дучар булды – биш ел элек аны күрше Югары Бишендегә күчерделәр.

Иске бинада фельдшер-акушерлык үзәге генә озак тоткарланды – Яңа Бишенденең 250 кешесен медицина ярдәменнән мәхрүм итәргә беркем дә базнат итмәде, әлбәттә. Әмма быел җәй фельдшер-акушерлык үзәгенә урынын алыштырырга туры килә. Шушы авылдан чыккан бер химаячы акчасына яңа бина төзергә карар ителде.

Төзелеш эшләре июньдә башланды. Эш башкаручы 3нче төзелеш фирмасы иске клуб урынында 230 квадрат метрлы җентекле төзелеш объекты күтәрә. Эш октябрь азагына төгәлләнергә тиеш. Эш башкаручы авыл халкына эшләү өчен кулай шартлар тәэмин итәчәк: бинада җылылык, су (моның өчен төзүчеләр скважина бораулаган), газ, уңайлы санитария үзәге булачак.

Клуб күптармаклы мәдәният йортына әвереләчәк, анда иҗат берләшмәләре эше тергезеләчәк. Концерт залында күчерелә торган урындыклар куелу нәтиҗәсендә, авыл халкы биредә спорт чаралары да үткәрә алачак. Бинага фельдшер-акушер үзәге һәм китапханә кире кайтачак. Авыл халкы моны түземсезлек белән көтә.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: