Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2018, 17:18

«Сокланыплар карарлык бар Сиксәнгә җиткәннәргә!»

80 яшь әле ул – картлык түгел

80 яшь әле ул – картлык түгел


Әнәс Мөсәгыйть улы Сафуанов – районыбызның мөхтәрәм кешесе, 17 китап, күпсанлы шәҗәрәләр авторы. Ул бүген үзе туып-үскән Кәкребаш авылында яши, гомеренең байтак елларын аны үстерүгә багышлаган.

15 яшьтән колхоз эшенә йөри башлый. Армиядән соң элемтә үзәгендә эшли. 1966 елда Кәкребаш авыл Советы рәисе вазифасына тәгаенләнә. Сигез ел район Советы депутаты, райсоветның план-бюджет комиссиясе рәисе була. 65 яшендә хаклы ялга чыккан Әнәс Сафуанов бүгенгәчә халкына хезмәт итүдән туктамый. Авыл мәдәният йортында бер генә бәйрәм дә аңардан башка үтми. Туймазы һәм башка район мәдәният йортлары һәм мәктәпләре сәхнәләрендә күрсәтелгән көлкеле әсәрләрен тамашачы яратып кабул итә. Бу әсәрләрен ул авылдашлары тормышында күргәннәрдән, балачагы, яшьлегендә ишеткәннәрдән чыгып яза.

Соңгы елларда биш авыл-ның имамы ул. Киңәш сорап килгән авылдашларына аның җавабы бер – төп нигезне кадерләгез, ташламагыз. Үзе яшәгән йорт ихатасына да 300 ел икән! Авылларның рухи киеренкелек кичерүенә ачына аксакал. Аралашу, бердәмлек, көнүзәк мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, киңәшләшү юклыгына җаны әрни. “Һәркем үз кабырчыгына кереп бикләнгән, аны ачып, тышка чыгару читен”, – ди Әнәс Мөсәгыйть улы.

80 яшьтә дә егетләрчә җиңел атлап, ихлас елмаеп-көлеп яшәвенең сәбәбен ул иртә таңнан кичкә кадәр хәрәкәт итү белән аңлата. Балачактан чаңгыга басып, атлап-йөгереп яланнарны урап кайту гадәте әлегәчә сакланган. Туган авылы тирәли көненә бер үтмәсә, җанына тынгылык таба алмый. Ык буеның матур әрәмәләрен, урман-болыннарын күрми түзү дә мөмкин түгелдер ул. Бакчасында да ниләр генә үстерми бу тынгысыз җан: җиләк-җимеш, яшелчәсе – бары да җитешкән!

Кызганычка, карчыгы Лилә бер ел элек гүр иясе булган. Ялгызлыктан балалары коткара.


Әлфия Шәйхелисламова,
Кандра авылы.


Читайте нас: