Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2018, 18:20

Ял итәсе урынга – бурыч түләү өчен квитанция

Суд приставлары бурычлыларны «аулады»

Суд приставлары бурычлыларны «аулады»


Ел башыннан Туймазы суд приставлары тарафыннан 696 миллион сумлык 20 мең үтәтү эше кузгатылган. Торак-үткәргечләр хуҗалыгы хезмәтләре, алимент, салым бурычлары, ДЮХИИ штрафлары бу. Туймазылыларның күбесе аларны түләргә ашыкмый әле. Мондый кешеләрнең хәтерен яңарту максатында суд приставлары рейдлар үткәрә. Шушы көннәрдә рейд “Кандракүл” табигать паркы биләмәсендә үтте. Нибары ике көндә приставлар бирегә үз машиналарында килгән ял итүчеләр арасында 15 бурычлыны ачыклаган. Өстәвенә, бу Башкортстанда яшәүчеләр генә түгел. Бурыч түләүгә квитанция Татарстан, илебез шәһәрләре һәм авыллары вәкилләренә таратылды. Иң күп бурыч Ырымбур өлкәсе кешесендә – 500 мең сум чамасы.
Читайте нас: