Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2018, 18:29

Казлар патшалыгы

Авылда яшәүче булдыклы халык базарны файдалы һәм сыйфатлы товар белән баета

Авылда яшәүче булдыклы халык базарны файдалы һәм сыйфатлы товар белән баета


Районда үткән шәхси ярдәмче хуҗалыклар бәйгесенең “Кошчылык буенча алдынгы шәхси ярдәмче хуҗалык” бүлегендә җиңгән Бишкурай авылында яшәүче Низамиевлар гаиләсе белән июль уртасында очраштым. Аларның йорты янындагы табигатьнең гүзәллеге миңа бик нык тәэсир итте. “Каз асрау өчен гаять отышлы урын”, – дип уйларга да өлгермәдем, бәбкәләрне куркытып, баш очында карчыга бөтерелә башлады. Казлар көтүе, бик каты каңгылдашып, төрле якка сибелде. Кошчылык патшалыгы хуҗабикәсе Әлфия Низамиева белән икәүләп, тирә-якка таралышкан казларны тынычландырырга ашыктык.

– Зур казлар өчен карчыга артык куркыныч түгел, алар үзләре дә һөҗүмне кага ала, – дип сөйли ул. – Чит-ятлар якыная башласа, ата каз йөгереп килеп, гайрәтле канатлары белән дошманга каршы җилпенергә тотына. Ә менә ике генә атналык бәбкәләрне сакларга кирәк.

Низамиевлар каз үрчетү белән алты ел элек шөгыльләнә башлый. Йөз баш каз, иллеләп чебеш, дуңгыз балалары, кәҗәләрен асрарга аларга ике кызы ярдәм итә.

– Бәрәңге, кабак һәм бодайдан торган 50 литр җим бер көнгә җитә. Витаминлы өстәмә сыйфатында кишер-чөгендер сабагы, кычыткан турап бирәм, – дип сөйли Әлфия Хәйрулла кызы.

– Яңа эш башлаучы кошчыларның төп мәшәкате – чебеш-бәбкәләр кырылу...

– Андый хәлгә тарымас өчен тәүлеклек бәбкәләрне җылы, коры, ышык бүлмәләрдә тотарга киңәш ителә. Беренче атнада тиешле күләмдә антибиотик һәм витаминнар бирергә кирәк. Кысык тартмада асрарга ярамый, алар анда хәлсезләнә, үсә алмый. Иркен читлек кирәк. Бөтен хикмәт шунда.

Ике-өч атнадан соң бәбкәләр азыгына бернинди дә химия кушарга ярамый. Эссегә дә, суыкка да чыдам һәм талымсыз “линда” белән “кара ланда” токымы өчен аның кирәге калмый.

Зур кошларны Низамиевлар бер мәшәкатьсез сата. Көзге ярминкәләрдә каз түшкәләрен шундук алып бетерәләр. Каз мамыгын “Серафимовка мамыгы”на тапшыра, эчәк-бавырларына да ихтыяҗ зур. Йөз баш каздан 180 мең сумлап керем алына. Мамык һәм баш-тәпиләрдән тагын 25 мең сум өстәлә. Төп чыгымны тәүлеклек бәбкәләр, ашлык һәм антибиотик сатып алу тәшкил итә – 60 мең сумлап акча шуңа сарыф ителә.

Кара көздә авылларда каз өмәләре башлана. Халкыбызның күркәм йолалары буенча, казның туңа төшкән маен эчәктән аеру җиңел булсын өчен беренче кар яуганны көтәләр.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: