-14 °С
Болытлы
Хәзер шәһәр урамнарында чибәр ханымнар күп булуга аптырарлык түгел. Велосипедта җилдерүче, өстәве-нә, күлмәк кигән чибәр затлар исә – сирәк күренеш. “Туймазы хәбәрләре” гәзите редакциясе, шәһәр халкын сөендереп, хатын-кызларны спорт-күңел ачу чарасы – нәзакәтлелек флешмобына чакырды. Катнашырга теләүчеләр өчен бердәнбер шарт: алар күлмәк киеп килергә тиеш иде.