Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2018, 12:18

Иң мөһиме – тәҗрибә. Башкасы булыр

Радмир Чанышев сүзләренә караганда, техника белгечләренә ихтыяҗ арта

Радмир Чанышев сүзләренә караганда, техника белгечләренә ихтыяҗ арта


Фикер ачыклаулардан күренгәнчә, мәктәпне тәмамлаучыларның кайберсе энергетикларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белми. Абитуриентларның күбесе бу һөнәр белән кызыксына, югыйсә. «Туймазы газ эшкәртү предприятиесе» җәмгыяте эшчәне Радмир Чанышев белән бергәләп, шушы белгечлек нечкәлекләренә төшенергә тырыштык.

Туймазы 4нче мәктәбен тәмамлагач, Чанышев документларын “Сәнәгать корылмалары һәм технология комплекслары электр хәрәкәте механизмы һәм автоматикасы” белгечлеге булган берничә югары уку йортына тапшыра. Нәтиҗәдә УДНТУның бюджет бүлегенә кабул ителә. 2013 елда инженер-энергетик дипломы алгач, үзенең дөрес юлдан баруына инана.

– Югары уку йортының соңгы курсында укыганда безгә, яшь белгечләр эзләп, илебезнең төрле төбәкләреннән эш бирүчеләр килде, – дип хәтерли ул. – Үзенчәлекле очрак иде бу – сайлап алу өчен һәркайсыбызга дүрт эш урыны тәкъдим ителде. Соңгы вакытта белемле техника белгечләренә ихтыяҗ шактый зур. Эш тәҗрибәсенә ия булмасам да, зур предприятиегә инженер булып урнаша алам, димәк. Документлар белән эшләр, яхшы хезмәт хакы алыр идем. Әмма бүлектә кәгазь актарып утырганчы, эш тәҗрибәсенә ия булырга теләдем. Шуңа күрә туган районыма кайттым һәм, электр монтёры таләп ителүен ишетеп, Туймазы нефть үткәрү идарәсенә эшкә урнаштым. Ел дәвамында нефть кудыру станциясендә электр үзәкләрен хезмәтләндердем. Аннары имтихан тапшырдым һәм өченче рөхсәт төркеменә ия булдым. Мине инженер-энергетик итеп тәгаенләделәр. Эшкә өйрәндем һәм, Сургуттан эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен искә төшереп, Себергә юлландым. Катлаулы нефть эшкәртү җиһазлары белән эшләү осталыгын һәм белем дәрәҗәсен арттырырга теләдем. Әйткәндәй, моның Себердә генә түгел, башка урында да кирәге чыга. Шуңа күрә анда озак тоткарланмадым. Тәҗрибә туплап, Туймазыга кайттым. Ул чорда “Туймазы газ эшкәртү предприятиесе” җәмгыятендә инженер-энергетик вазифасы барлыкка килде һәм әңгәмәдән соң мине бу вазифага тәгаенләделәр.

Соңгы өч елда шунда эшлим. Ялга киткән баш энергетикны алыштырам. Ул чорда минем кул астында 80 белгеч эшли, мин газ эшкәртүне өзеклексез энергия белән тәэмин итү өчен җавап бирәм. Җиһаз торышы турындагы мәгълүматларны көн саен тикшерүне, тиз арада исәп үткәрүне таләп иткән зур җаваплылык бу.

Радмир Ринат улы сәнәгать мәсьәләләрен генә хәл итми. Предприятиенең яшьләр советында чәмле катнашучы да ул. Күптән түгел Чанышев фән эше әзерләгән, анда чыгымнарны киметү һәм җиһазның хезмәт итү вакытын озайту ысуллары тәкъдим ителә. Кайбер тәкъдимнәр кулланыла башлаган да инде.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: