Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2018, 13:03

«Шаула, диңгез, хәтерләтеп үткәннәрне...»

Кандрада диңгезчеләргә һәйкәл ачылды

Кандрада диңгезчеләргә һәйкәл ачылды


Кандра авылы тирәсендә урнашкан бердәнбер сулык – Кандракүл. Анда беркайчан да диңгез яры булмаган. Әмма диңгезчеләр бар икән, һәм алар байтак.

Төрле елларда флотта хезмәт иткән кандралылар ул чор турында зур җылылык белән искә ала. Күптән түгел алар үз акчасына һәйкәл эшләткән һәм узган якшәмбедә, РФ Хәрби-диңгез флоты көнендә авылның Дан сукмагында урнаштырган.

Һәйкәл якорь һәм мәрмәр плитә рәвешендә башкарылган. Анда рус патшасы Пётр Iнең “Морским судам быть...” дигән гыйбарәсе уеп язылган. Авылның Хәрби дан музеенда тиздән диңгезчеләргә багышланган мәгълүматлар барлыкка киләчәк.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: