Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2018, 12:46

Башкаларга үрнәк ул

Эльвира Романкевичның сатып алучының төп сыйфаты игелеклелек булуына иманы камил

Эльвира Романкевичның сатып алучының төп сыйфаты игелеклелек булуына иманы камил


Шәһәр кибетләренең берсендә сатып алучыларны ыспай кием кигән мөлаем ханым каршылый. Чиратта торганда кинәт: “Сезне очратырга теләгән идем”, – дигән сүзләр ишетәм. Сатучы Эльвира Романкевич элек башка сәүдә үзәгендә эшләгән икән. Анда аның даими сатып алучылары булган, алар сәүдә үзәгенә ул товарга бай булган өчен түгел (киштәләр һәрҗирдә сыгылып тора), сатучы белән аралашу өчен йөргән. Шаян, тормышка мөкиббән, түземле хезмәткәр товарлар исемлеген яттан белү өстенә, киңәш бирә, кайсы ризыкның бер-берсен тулыландыруын аңлата, гаилә бәйрәме өчен ризык сайлауда ярдәмләшә. Кәефе булмаган кешенең күңелен күтәрә белә ул.

– Кайчак усал сатып алучылар да очрый, алар чиратта торырга яратмый, ачуын кемдә чыгарырга белми, – ди Эльвира Раил кызы. – Безнең бурыч – аларның сүзен күңелгә якын алмыйча, низаглы очракны көйләү, сатып алучыларга яхшы кәеф теләү. Гадәттә, аннары алар кабат килә бирегә.

16 ел дәвамында Эльвира Романкевич (белгечлеге буенча – кондитер-пешекче) шәһәр кафеларында, берничә азык-төлек кибетендә эшләргә өлгергән.

Шушы көннәрдә Эльвира Романкевич һәм аның хезмәттәше Альбина Сираева сәүдә өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәте өчен район Хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Сүз ахырында. Әйткәндәй, кулинария бүлеге татлы ризыкларның гына түгел, еш кына кыр чәчәкләренең хуш исенә күмелә. Аларны мөлаем сатучыларга биредә дистә еллар дәвамында хезмәтләндерелгән оста бакчачы бүләк итә.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: