Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2018, 12:57

“Шатланып каршы алабыз һәрбер туар иртәне...”

Кандракүл буенда 58 инвалид бала ял итте

Кандракүл буенда 58 инвалид бала ял итте


Ел саен муниципалитет район Хакимияте ярдәме белән инвалид балалар һәм үсмерләр өчен Кандракүл буенда ял оештырабыз. Балалар бу сәяхәтне ел әйләнәсенә түземсезлек белән көтеп ала. Күбесенең терәк–хәрәкәт системасы зарарланган һәм күп очракта кешеләр белән аралашудан мәхрүм алар, үзләре яшәгән мохиттән ерак китәлми. Күл буенда ял итү – алар өчен онытылмас зур бәйрәм.

Аркадий Гайдар исемендәге ял һәм савыктыру лагерена балаларны алып бару өчен биш автобус бүленде (лагерьның үзендә аларга Кандра һәм Серафимовка балалары кушылды).

Көн маҗараларга бай булды. “Юбилейный” мәдәният йортының (Кандра) яшь артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт уеннар белән үрелеп барды. Ә төшке аш, һәрвакыттагыча, искиткеч тәмле булды. Пешекчеләр тырышкан. Тамак туйдырганнан соң балалар су коенды, кызынды, уйнады, табигатькә сокланды.

Кичке аштан соң һәр балага татлы ризык өләштеләр. Аннан соң кайтырга да вакыт җитте. Балалар сүзләренә караганда, бу могҗизалы бәйрәм алар күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырачак.

Реабилитацияләү бүлеге җитәкчеләре һәм коллективы, балалар һәм ата-аналар муниципалитет-район Хакимиятенә, балалар мәгариф-сәламәтләнде-рү сәяхәтләре үзәгенә,

А.П. Гайдар исемендәге лагерь хакимиятенә, “Юбилейный” мәдәният йортына, транспорт өчен ягулык-майлау чималлары бүлгән предприятиеләргә, ирекле ярдәмчеләргә һәм шушы онытылмаслык ялны оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерә.

Шулай ук химаячылар ”ТуймазыФрут”, ШЭ И.С. Саниев, ”Туймазытехуглерод” җәмгыятенә рәхмәт.

Светлана ВЕРЕЩАГИНА,
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү бүлеге мөдире.


Читайте нас: