Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2018, 12:36

“Борчылмагыз! Үсеп килә батырларның оныклары”

Уфадан тергезү осталары эзтабарларда кунакта булып китте

Уфадан тергезү осталары эзтабарларда кунакта булып китте


Узган атнада Кандракүл буенда барабан, ату тавышлары яңгырады, “яу кыры” төтенгә чорналды. Соңрак тамашачылар үзләрен Бородино алышында кебек хис итүләрен әйтте – 1812 елгы Ватан сугышы чорындагы хәрби кием кигән кешеләр белән очрашу гаҗәеп тәэссоратлар калдырды.

– Без XIX гасыр башындагы патша армиясе солдатлары белән охшашлыкка ирешергә тырышабыз, – дип аңлатты “Уфа пехота полкы” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Рамил Рәхимов. – Мундирлардагы сәдәфләрдән алып, мушкет пуляларына кадәр. Бердәнбер аерма – безнең билгеләр заманча чималлардан әзерләнгән.

Клуб әгъзалары Русиядә һәм Европа илләрендә үткәрелгән хәрби тергезүләрдә даими катнаша, шул исәптән Бородино алышында. Күлгә исә республика эзтабарлар отрядларының “Ровесник” чатыр лагеренда 16-22 июльдә үткән V җыенында катнашучылар янына килгәннәр.

Төбәгебезнең 150 эзтабары аларның Русия армиясенең 200 ел элек ничек яшәве һәм көрәшүе турындагы хикәятен кызыксынып тыңлады. Мәсәлән, байтак үсмер ул чорда солдатларның үзләренә сохари әзерләвен, мылтык өчен пуля коюын, аяк киеме тегүен, киемнәрен ямавын һәм юуын биредә генә белде.

Икенче көнне Туймазыдан “Рейд” клубы әгъзалары балаларга Совет Армиясенең данлы үткәне турында бәян итте.

Анфиса АИТОВА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: