Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2018, 12:52

“Алтын яңгыр”, гаилә һәм хәләл ризык...

“Алтын яңгыр”, гаилә һәм хәләл ризык...

“Алтын яңгыр”, гаилә һәм хәләл ризык...


Мәктәпне тәмамлаучылар гадәттә дәрәҗәле һөнәр үзләштерергә хыяллана. Тик кайчак тормыш аларның бу теләгенә үз төзәтмәләрен кертә. Күпләре үкенә, еллар үткәч исә моңа башка күзлектән карый.

Благовар районы Языково авылында туып-үскән Ирина Абдуллина зур шәһәрдә белем алып, шунда эшләргә хыяллана.

– Сиксәненче еллар башында зур шәһәрләрнең һөнәр училищеларына керер өчен бәйге үтәргә кирәк иде, – ди ул. – Мин бәйгегә әзерләндем, ательеда эшләп, шәхси кием тегү белән шөгыльләнермен дип уйладым. Әмма тормышым башка юлдан китте.

1982 елда ул Туймазының бер һөнәр училищесына “тегүче-моторчы” белгечлеге буенча укырга керә.

– Аны тәмамлап, яхшы кешегә (медицина пыяласы заводы эшчәне) кияүгә чыктым, ике кызыбыз туды, – дип дәвам итә Ирина. – Байтак еллар “Туймазышвейпром” җәмгыятендә эшлим. Өч тапкыр киттем эштән, аннары тагын килдем. Хезмәт юлым менә шундый гади.

Сәнәгатьтә эш стажым – 20 ел чамасы. Биредә шул гомер эшләвемә һич үкенмим. Күмәкләп эшләү – җансыз шөгыль түгел, тату коллективта мавыктыргыч хезмәт ул. Алты ел өйдә утырырга туры килде, эшемне шулкадәр сагына идем. 2007 елда кабат килгәндә, биредә элеккечә күлмәк-халатлар түгел, тимер юлчылар өчен махсус кием тегәләр иде. Үзгәрергә, җайлашырга туры килде. Бер айдан остарып киттем.

“Алтын яңгыр” яуганын көтмәдем. Һәрвакыт үз көчемә ышанып яшәдем. Ирем белән акрынлап үз йортыбызны төзедек. Сыер, йорт куяны, каз асрадык, зур бакчабыз бар. Гаиләбез азык-төлекне бик сирәк сатып алды. Күмәкләп, күңелле итеп эшли идек. Кызларыбызны да шуңа өйрәттек. Алар балачактан эштән курыкмады, бүген икесе дә аягында нык басып тора: берсе – эшкуар, икенчесе – хисапчы.

Мин шуны аңладым: кеше артыннан куарга түгел, үз хыялыңа таба омтылырга кирәк. Хәзер тату гаиләм, өем, эшем, ахирәтләремне зур, шау-шулы шәһәргә алыштырмаячакмын.

Эмиль МУСИН.