Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2018, 12:52

Сөт эч – күңелең һәрвакыт көр булыр!

Уфада бөтенрусия “Сөт иле-2018” фестивале үтәчәк

Уфада бөтенрусия “Сөт иле-2018” фестивале үтәчәк


Сөт һәм сөт ризыкларына багышланган бу зур бәйрәмдә ярминкәләр, күпсанлы интерактив мәйданчыклар оештырылачак, концерт күрсәтеләчәк. Ул 2011 елдан алып, Бөтенрусия сөт һәм сөт ризыкларын куллануга чәмләндерү программасы кысаларында үткәрелә.

25 августта Уфада Салават Юлаев исемендәге мәйданда узачак чараның төп максаты – Башкортстанда сөт һәм сөт ризыгы җитештерүчеләрне илһамландыру, дөрес туклану һәм сәламәт тормыш рәвешен данлау. Фестивальне оештыручылар – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Уфа шәһәре Хакимияте һәм БР Сәүдә-сәнәгать палатасы.

Белешү өчен телефон: 7 (347) 276-20-67.
Читайте нас: