Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2018, 12:15

Һаман йөрәктә

Букай авылында үткән сабан туена 300ләп кеше җыелды

Букай авылында үткән сабан туена 300ләп кеше җыелды


Без авыл балалары – бу сүзләр күпләрнең күңеленә якын. Узган ялларда инде таралган, юкка чыккан Букай авылы (Бишкурай авыл советы) урынында үткән сабан туена да үзебезнең районнан гына түгел, Мәскәү, Уфа, Октябрьскийдан, Татарстан шәһәрләреннән һәм Ерак Төньяктан кимендә 300 кеше килде.

Бәйрәмне оештыруны һәм чыгымнарның саллы өлешен шушы авылда туып-үскән Илдус Алмакаев үз иңенә алган. Туганнарын һәм башка якташларын да шушы эшкә җәлеп иткән ул.

Чара программасы эчтәлекле иде. Анда аксакаллар хөрмәтләнде, уен-бәйгеләр оештырылды, күңелле концерт булды. Акланда корылган өстәл артында һәркемгә дә урын табылды – аларны пылау, камыр ризыклары һәм хуш исле чәй белән сыйладылар. Аннары авыл яшәгән чор күрсәтелгән (1758-1976 еллар) стела урнаштырылды.

– Авыл халкы умартачылык, солыкчылык һәм игенчелек белән шөгыльләнгән. Биредә тимерлек һәм дүрт (!) тегермән булган, – дип бәян итә Илдус Муллаян улы. – 1967 елда авылда янгын чыкты. Барлык өч урам – 69 ихата утырып янды. Миңа нибары җиде яшь иде, әмма ул көнне мин бик яхшы хәтерлим. Көн җилле булганлыктан, ялкын тиз арада бер каралтыдан икенчесенә үрләде. Авылны тергезүне яраксыз дип таптылар. 1976 елда моннан соңгы кеше чыгып китте.

Аның тарихы моның белән генә чикләнми – авылдашлар бирегә кан-кардәшләренең зиратын тәртипкә китерү, сабан туйлар үткәрү өчен кайта. Быелгысы өченчесе булды инде.
Читайте нас: