Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2018, 12:05

Хатын-кыз эшләргә тиеш!

Редакциянең электрон почтасына Туймазыда яшәүче бер ирдән хат килде. Гәзит укучылар бу бәхәсне дәвам итәр дигән уй белән шушы ирнең һәм берничә хатын-кызның фикерен тәкъдим итәбез.

Редакциянең электрон почтасына Туймазыда яшәүче бер ирдән хат килде. Гәзит укучылар бу бәхәсне дәвам итәр дигән уй белән шушы ирнең һәм берничә хатын-кызның фикерен тәкъдим итәбез.
Валентин В.:

– Ике атна элек бертуган апам үлеп китте. Аңа 54 яшь иде. Бер ел алдан ире гүр иясе булды. Минем өчен зур югалту бу, кайгыларны күтәрү бик авыр. Якын кешемнең исән булмавы гына түгел, аның тормышын бөтенләй белмәвем җанымны газаплады. Апамның гәүдәсен ярганнан соң күптәннән кабыргалары сынганлыгы ачыкланды. Шушы җәрәхәте белән ул табибларга да мөрәҗәгать итмәгән булып чыкты.

Күрәсең, олыгаеп барган көнендә йорт-курасыз, акчасыз калудан курыккандыр. Хезмәт юлын башлап, 5 ел эшләгәч, апам тормышка чыкты. Хезмәт хакын яхшы гына алып эшләгән ир хатынын эшләтмәде, йорт, балалар белән шөгыльләнергә кушты.

Бу вакыйга кияүгә уңышлы чыгып, эшләмәскә хыялланган кайбер кызлар һәм яшь ханымнар өчен гыйбрәт булсын. Яшь хатынны иркәләү, тәрбияләү баштагы мәлдә ирләрнең үзләренә дә ошый. Әммә тора-бара мондый тормыш ялкыта, ачуларына тия башлый. Хатын-кызга теләсә нинди мөнәсәбәттә булырга мөмкин дип уйлый андый ирләр. Талаш-ызгышка, кыйналуга, хыянәткә түзми кая барсын, башка чарасы юк, имеш.

Акчаны үзе эшләп тапкан хатын-кызга караганда, эшләми, өйдә ире җилкәсендә утырган хатын-кызның үз-үзенә бәһасе түбән. Акча табу мәсьәләсен җиңеп чыгарына аның ышанычы юк.

Ә эшләгән хатын-кызлар хезмәттәшләре, шулай ук төрле кешеләр белән аралашып яши. Ирләре тарафыннан үзләренә карата начарлыкка, аеруча кул күтәрүгә юл куймаячак алар.

Андый ирләргә, телиме-юкмы, хатыннары белән килешеп, аларны санлап яшәргә туры килә.


Кунак:

– Моның сәбәбе эшләмәү нәтиҗәсе генәме икән соң?! Бер көн калмый эшкә йөргән бик күп хатын-кызны беләм. Аларның яраткан һөнәре бар, саллы хезмәт хакы алып эшлиләр. Ә өйдә һәрвакыт арыган, ачулы һәм җәберләүче ире көтә аны.


Рузалия:

– Наталья, әңгәмә кору өчен бик кызык мәсьәләне кузгаткансыз. Нишләп кайбер кызлар кияүгә чыгам дип, бәхетсезлеккә тарый соң? Гаилә тормышы тәҗрибәсе саллы минем. Күзәтүләремне уртаклаша алам.

Минем карашка, хатыннар ир-атның мондый кыланышын хатын-кыз мохитендә һаман ирләргә кытлык дигән фикер яшәп килгәнгә күрә түзеп тора. Бу беренче сәбәп. Икенчедән, безнең хатын-кызлар үз-үзенең кадерен белми. Ул үзен чибәр, мәхәббәткә лаек, ягымлы дип исәпләми.

Хатын-кыз буларак бәһабезне күтәрү өчен кызларның әтисе булырга тиеш. Әти генә түгел, яхшы әти – гел янда булган, яраткан, мактаган, игелекле, юмарт. Ул бәләкәйдән үк һәр сүзе, һәр карашы белән кыз балада аның иң яхшысы, иң сөеклесе булуын күрсәтергә тиеш. Югыйсә, статистикадан күренүенчә, кызларның 30 проценты әтисез үсә. Гаиләдә әти кеше булса да, аларның яртысы диярлек әтилек бурычын үтәми. Әтиләрнең кызлары өчен куркыту чарасы булуы да начар: ул явыз, эчкечелектән интегә, рухи яки физик көчләүгә сәләтле. Кыскасы, яхшы әтиләр аз.

Менә шушы ике сәбәпкә таянып, мин ни өчен кызларның кияүгә чыгарга атлыгуын, аннары иреннән үзләрен җәберләтүен аңлатам.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: