Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2018, 12:02

Хәрабәләр астында җиде сәгать

Табиблар егетнең исән калачагына ышанмый. Аның аягын шундук кисәргә базнат итмиләр

Табиблар егетнең исән калачагына ышанмый. Аның аягын шундук кисәргә базнат итмиләр


Рөстәм Нәбиев – 2015 елда Омск өлкәсендә җимерелгән солдат казармасы астында исән калганнарның берсе. Ул вакытта 24 кеше һәлак булды. Рөстәм ике клиник үлем кичергән, җиде көн аңсыз яткан, 16 операция үткәргән, 40 көн реанимациядә булган, 11 ай госпитальдә дәваланган. Без аның белән Уфада җыенда очраштык, ул анда беренче тапкыр зур аудитория каршында чыгыш ясады. Залда 600 кеше иде. Күпләре күз яшьләрен тыялмады...


4 катлы бина секунд ярым эчендә җимерелде

Рөстәм Чакмагышта туып үскән. Яшьли әнисеннән калган. Аны тутасы тәрбияләгән. Мәктәптән соң УДНТУга укырга кергән, аны нефть һәм газ эшкәртү инженеры белгечлеге буенча тәмамлаган. Диплом алуының икенче көнендә үк, хәрби комиссариат хезмәтен чигерүгә карамастан, үзсүзләнеп, армиягә китә – һава-десант гаскәрләренә эләгә (Омск өлкәсе Светлый бистәсе). Хезмәткә чакырылуына ике атна да үтәргә өлгерми, бөтен илне тетрәндергән фаҗига була. Солдатлар яшәгән дүрт катлы казармада түшәмәләр җимерелә. Кичке якта була бу хәл. Бу төнне бер Рөстәмнең күзенә йокы керми. Ул тәрәзә янында басып тора һәм шул сәбәпле исән кала. Икенче каттан беренчегә төшеп китә.

– Мин кысылып калдым, – дип сөйли Рөстәм. – Тавышлар ишетелә. Егетләр ярдәм сорап кычкыра. Хәрабәләр астында бер хәрәкәтсез җиде сәгать яттым. Сәер, ләкин үлемнән курыкмадым. Нишләптер теге дөньяга эләксәм, әни белән очрашырмын кебек тоелды.

Хәрабәләр астыннан иртәнге якта гына табып алалар аны. Ике үкчәсе дә изелгән, аяклары тиредә генә эленеп тора. Өстендә яткан плитәне алып ташлагач, ул көн яктылыгын күрә һәм: “Мин яшәячәкмен!” – дип җиңел сулап куя.

Әтисе улын Мәскәүгә, хәрби госпитальгә күчерүләренә ирешә. Анда Рөстәмгә операция ясыйлар.

– Уянганда барысы да тәмам иде, – дип искә ала ул. – Яшен суктымени – аяклар кая? Шулкадәр зур тетрәнеш иде бу минем өчен, тормыш тәэминаты датчикларын алып ыргатмас өчен, мине хәтта караватка бәйләп куйган чаклар да булды.

Бу хәлдән арынырга да өлгерми, кулларын кисү мәсьәләсен кузгаталар. Әмма табиблар аларны коткара ала. Аңа бар нәрсәне яңабаштан үзләштерергә туры килә: сөйләшергә, йөрергә... Армиягә кадәр Рөстәм авыр атлетика белән җитди шөгыльләнә. Йөрәге күнеккән, көчле. Табиб-лар да: “Җебегәнрәк булсаң, боларны күтәрә алмас идең!” – ди.

Егеткә табиблар, туганнары нык ярдәм итә. Рөстәм ихтыяр көчен туплап, көн саен турникта, борыста күнегә. Авыртуга тешләрен кысып, йөрергә өйрәнә. Авыр электрон протезларга 1,5 айда баса.

Шунда ук, госпитальдә, докторларның берсе аңа следж-хоккей (сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен тәгаенләнгән хоккей) белән шөгыльләнергә киңәш итә. Рөстәм бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый.

Эльвира УЛЬДАНОВА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: