Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2018, 11:41

Бала-чага исә – яңа япма астында

Быел «Анык эшләр» партия проектына районда кимендә җиде миллион сум бүленәчәк

Быел «Анык эшләр» партия проектына районда кимендә җиде миллион сум бүленәчәк


Дүртенче ел рәттән республикада, шул исәптән безнең районда, “Анык эшләр” партия проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният оешмалары ремонтлана, авыл биләмәләре төзекләндерелә, электр һәм су тәэминаты яхшыра, балалар өчен спорт һәм уен мәйданчыклары төзелә.

Быел бу эш дәвам итәчәк – 19 чараны тормышка ашыру өчен республика һәм төбәк бюджетыннан 7,34 миллион сум бүлү күздә тотыла. Атап әйткәндә, Түбәнкүл төбәгендә – яктырткычлар, Кәлшәледә – суүткәргеч, Серафимовка авылы “Яшь техник” балалар-иҗат йортында электр тәэминаты җентекле ремонтлана, Иске Туймазы китапханәсендә ишек-тәрәзәләр алыштырыла, Югары Троицкий мәдәният йорты өчен музыка аппаратурасы сатып алыначак.

Бу проектның нәти-җәлелеген Кәкребаш авылы халкы да тойды. Июньдә ата-аналар үтенече буенча балалар бакчасында ясле төркеме балалары өчен яңа япма, утыргычлар, уенчык-лар өчен шкаф урнаштырылды. Хәзер һава суларга чыккан балаларның кояштан һәм җил-яңгырдан сакланыр урыны бар.
Читайте нас: