Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2018, 12:55

Туймазылылар, автомобиль кирәкме?

Республикада «Үрнәк ал» бәйгесе башланды

Республикада «Үрнәк ал» бәйгесе башланды


Бу бәйгедә җиңгән гаиләне Башкортстан Башлыгы автомобиль сатып алу өчен 600 мең сумлык сертификат белән бүләкләячәк.

Анда җиңү өчен 9 сентябрьгә кадәр гаиләгезнең чәмле җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнүе (шәһәр һәм районның җәмәгать тормышында катнашуы, коммерцияләшмәгән оешмада эшләве, ирекле ярдәмче эшчәнлеге) турында видеоматериал төшерү зарур һәм аны гаилә әгъзаларының берсенең җәмәгать челтәрендәге (“Инстаграм”, “ВКонтакте”, “Фейсбук”, “Одноклассники” яки “Ютуб”) сәхифәсендә урнаштыру зарур. #БериПример хештег-билгесе булырга тиеш. Аннары bash.news сәхифәсендә бәйгедә катнашуга гариза тутыру һәм видеоматериалга сылтама күрсәтү таләп ителә.

Видеоязма русча да, башкортча да булырга мөмкин. Дәвамлылыгы 1 минуттан артмасын.

Җиңүчеләр берничә өлештә Интернетта халык тарафыннан тавыш бирү исәбенә, шулай ук махсус оештырылган комиссия тавышлары буенча билгеләнәчәк, – дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: