Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2018, 13:05

Оревуар, Франция. Киләсе очрашуларга кадәр...

Грант отып, якташыбыз чит илгә укырга киткән

Грант отып, якташыбыз чит илгә укырга киткән


Богдана Кувшинова гәзит укучыларыбызга таныш инде. Бер ел элек без бу кызның үз проекты – үсмерләр өчен тәгаенләнгән терапия-дәвалау әкиятләре тупланган “Лисовинкины сказы” китабын бастыруга грант отуы турында язган идек. Якташыбызга янә бәхет елмайган: Франция илчелеге игълан иткән халыкара программалар бәйгесендә ул Франциянең Марсель шәһәрендә уку-тәҗрибә туплау мөмкинлеге биргән грантка ия булган. Рус теле укытучысы ассистенты булып эшләү аңа үзенең мөгаллимлек күнекмәләрен бәяләргә, француз телен шомартырга ярдәм иткән.


Азатлык, тигезлек, туганлык хакына

Франциянең диңгез буенда урнашкан Марсель шәһәренә якташыбыз сентябрьдә барган. Аэропортта аны Франциядә туган, рус теленә мөкиббән Мария каршы алган. Туймазы кызы аның кул астында эшләгән. Озакламый Богдана француз телен университетта дүрт ел өйрәнү генә аз булуына төшенгән. Прованс диалектын үзләштерергә туры килгән.

– Мин эшләгән колледж һәм лицейда балалар үз теләге буенча бишәр тел өйрәнәлә. Мин аларны рус сөйләме белән таныштырырга тиеш идем. Бу бик кызык. Уку программасында француз укучыларына мотлак күрсәтелергә тиеш Русия фильмнары бар: Андрей Тарковский, Кирилл Серебренников, Андрей Звягинцев эшләре бу.

Уку йортындагы мохит, минем карашка, артык демократияле. Үсмерләр тәмәке тарту бүлмәсендә укытучы белән беррәттән тәмәке көйрәтә ала! Яисә колледж-да кертелгән ниндидер яңа кагыйдәгә каршы баш күтәрә һәм, өндәмә, транспарантлар күтәреп, дәрес урынына урамга чыга. 12-14 яшьтә алар забастовка оештыра, мәктәп ишекләрен бикләп, үз таләпләрен белдерә!

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: