Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2018, 14:30

Сукырлар җәмгыятенә яңа күтәрмә бүләк иттеләр

Бинага керү урыны тигез өлештә ремонтланган

Бинага керү урыны тигез өлештә ремонтланган


Сукырлар җәмгыяте рәисе Владимир Волков район Хакимиятенә оешманың Ленин проспектындагы эш бинасы күтәрмәсен ремонтлау җәһәтеннән ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Күптән түгел безгә яңалык килеп иреште: Ирек Яхин җитәкчелегендә Уфа белгечләре ишегалды проекты әзерләгән. Фирма исәбенә эшне башкарырга “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте баш директоры Илфир Миңнебаев ризалашкан. “Металл-Сервис” җәмгыяте (Уфа) баш директоры Вил Мәмбәтов та ярдәмен тәкъдим иткән.

Килешү буенча ике фирма да ремонтны тигез өлештә һәм күзләре зәгыйфь инвалидлар өчен бөтенләй түләүсез башкарырга карар иткән.

Кыска гына вакыт эчендә төзүчеләр алар өчен уңайлы пандус урнаштырырга, киртә, култыкса җиһазларга һәм күтәрмәгә түбә ясарга өлгергән.

Игелекле эшкә шәһәр хакимияте нокта куячак. Аның башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин шушы көннәрдә шәһәр биләмәсе бюджеты исәбенә сукырлар җәмгыяте янәшәсендәге асфальт түшәмәне ямарга вәгъдә итте.
Читайте нас: