Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2018, 14:49

Кыр шартларында дүрт көн

Кандра командасы инвалидларның республика сәяхәтчеләр җыенында уңышлы чыгыш ясаган

Кандра командасы инвалидларның республика сәяхәтчеләр җыенында уңышлы чыгыш ясаган


Июнь ахырында республиканың Мәчетле районында Әй елгасы буендагы Олы Ыктамак авылы янында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында ел саен үткәрелүче республика спорт сәяхәте ярышлары узды. Анда 21 команда катнашты.

Кимендә 10 ел үткәрелгән чара программасына җәяүле һәм су сәяхәтләре, юнәлеш сайлау һәм кәнәфиләрдә велосәяхәт ярышлары, шулай ук рәсмиләштерелмәгән, әмма барысы да яраткан “Иң төзек һәм хәвефсез лагерь”, “Иң тәмле ризык” бәйгеләре кертелде.

Кандра командасын Сергей Арефьев, Эльвир Исламов, Динар Хәлилов, Елена Гайфуллина, Әюп Мөхәмәтшин, Валентина Мөхәмәтҗанова, Мәрьям Мөхәмәтшина тәкъдим итте. Һәм, әлбәттә, алыштыргысыз пешекче Заһирә Мөхәмәтшина. Кандра инвалидлар оешмасы рәисе Зөфәр Садыйков бу юлы беренче тапкыр судья сыйфатында катнашты.

Киеренке көрәштә кандралылар төбәктә юнәлеш сайлау буенча – беренче, К-2 су сәяхәте техникасы буенча өченче урын яулады. Командалар арасында алар азга гына калышты – дүртенче урынга чыкты.

Дүрт көн буе кыр шартларында яшәргә туры килүгә карамастан, сәяхәтчеләр җыены безнең өчен иң күмәк һәм яраткан чара булачак. Командабыз чыгыш ясаганда кичергән дулкынлануны, пешекчебез әзерләгән тәмле ризыкларны, кич белән учак буенда утыруларны, Мәчетле районына озын-озак юлны, Көргәзәк чишмәсенә сугылуыбызны бик озак искә алачакбыз әле.

Сәфәребезне оештырырга ярдәм иткән район һәм шәһәр Хакимиятләренә, шәхси эшкуар Н.К. Журавлёвка, башка химаячыларга зур рәхмәт.

Рима БРОННИКОВА,

Кандра инвалидлар оешмасы белгече.

Читайте нас: