Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2018, 13:04

Гаилә – бәхет ачкычы

Якшәмбе, 8 июльдә, Русиядә чираттагы тапкыр гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләнә

Якшәмбе, 8 июльдә, Русиядә чираттагы тапкыр гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләнә


Русиялеләр календарена ул беренче тапкыр Муром шәһәрендә яшәүчеләр тәкъдиме белән кертелә, анда ХIII гасырда тормыш иптәше Феврония белән кенәз Пётр хакимлек итә. Риваятьләр буенча, солыкчы кызы Феврония кенәзне авыр чирдән дәваларга теләк белдерә, әмма бер шарт белән – ул гади халыктан чыккан кызга өйләнергә тиеш.

Мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хәл. Тормыш сукмагыннан бергә атлаганда ук алар ир белән хатын арасындагы тугрылык һәм мәхәббәт үрнәгенә әверелә. Менә шуңа күрә Муром халкы Русиядә рәсми рәвештә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме булдыру өчен 15 мең имза җыя. Беренче тапкыр 2008 елда билгеләнә ул.

Бу көнне һәркайда концертлар оештырыла, ишле һәм яшь гаиләләрне тәбриклиләр, очрашулар, төрле чаралар үтә. Мәсәлән, “татулашу эскәмияләре” урнаштырыла. Әйткәндәй, безнең шәһәрдә алар икәү, һәм халык аларга бик теләп йөри. Шулай ук бер-берсенә бәйрәм билгесе – ак чәчәкләр һәм, әлбәттә, открыткалар (“февронькалар”) бүләк итә.

Туймазыда, үзәк мәдәният һәм ял паркында бәйрәм программасы алдан – 6 июльдә узды. Бу чарада Шәйдуллиннар, Бикчуровлар һәм Хәсәншиннар гаиләләрен зурладылар. Аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Русиялеләр календарена ул беренче тапкыр Муром шәһәрендә яшәүчеләр тәкъдиме белән кертелә, анда ХIII гасырда тормыш иптәше Феврония белән кенәз Пётр хакимлек итә. Риваятьләр буенча, солыкчы кызы Феврония кенәзне авыр чирдән дәваларга теләк белдерә, әмма бер шарт белән – ул гади халыктан чыккан кызга өйләнергә тиеш.

Мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хәл. Тормыш сукмагыннан бергә атлаганда ук алар ир белән хатын арасындагы тугрылык һәм мәхәббәт үрнәгенә әверелә. Менә шуңа күрә Муром халкы Русиядә рәсми рәвештә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме булдыру өчен 15 мең имза җыя. Беренче тапкыр 2008 елда билгеләнә ул.

Бу көнне һәркайда концертлар оештырыла, ишле һәм яшь гаиләләрне тәбриклиләр, очрашулар, төрле чаралар үтә. Мәсәлән, “татулашу эскәмияләре” урнаштырыла. Әйткәндәй, безнең шәһәрдә алар икәү, һәм халык аларга бик теләп йөри. Шулай ук бер-берсенә бәйрәм билгесе – ак чәчәкләр һәм, әлбәттә, открыткалар (“февронькалар”) бүләк итә.

Туймазыда, үзәк мәдәният һәм ял паркында бәйрәм программасы алдан – 6 июльдә узды. Бу чарада Шәйдуллиннар, Бикчуровлар һәм Хәсәншиннар гаиләләрен зурладылар. Аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
Читайте нас: