Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2018, 13:12

Чемпионнан – осталык дәресе

Дистә ел элек Туймазыга дәрәҗәле спортчылар килү гадәттән тыш вакыйга буларак кабул ителә, алар белән очрашуга барысы да эләгә алмый иде.

Дистә ел элек Туймазыга дәрәҗәле спортчылар килү гадәттән тыш вакыйга буларак кабул ителә, алар белән очрашуга барысы да эләгә алмый иде. Хәзер район Хакимияте һәм Спорт көрәше федерациясе ярдәме белән хыяллар тормышка аша: кызлар һәм малайлар Олимпия йолдызының кулын кыса, бергәләп күнегә ала.
Русия самбочысы һәм дзюдочысы Алим Гаданов (фотода сулда) көрәш ысуллары техникасын һәм чөю алымнарын күрсәтте.

Кирилл Сидельников (фотода уңнан читтә торганы) үткәргән осталык дәресендә өлкәнрәк спортчылар катнашты. Кирилл – махсус юнәлешле самбода иң дәрәҗәле спортчы. Берничә ел танылган көрәшче Фёдор Емельяненко командасында эшли. Ул туймазылыларга ничек һөҗүм итәргә һәм һөҗүмне кире кагарга, баскан килеш эшләргә өйрәтте, партерга күчерү серләренә төшендерде.

Биатлончы Максим Чудов (фотода ул чәпкә төзи) пневматика мылтыгыннан ату осталыгын күрсәтте. Аның белән беррәттән Туймазы тренеры Илдус Усмановның тәрбияләнүчесе, педагогия колледжы студенты Руслан Хөсәенов чәпкә шактый төз атты. Егет 2нче спорт мәктәбенең полиатлон секциясендә бер генә ел шөгыльләнсә дә, полиатлон буенча Башкортстан чемпионаты һәм беренчелегенең “бронза” бүләгенә ия булган.
Читайте нас: