Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2018, 12:52

Араларны якынайтучы почтальон...

7нче почта бүлекчәсе эшчәннәренең иртәсе адресатларга шалтыратудан башлана

7нче почта бүлекчәсе эшчәннәренең иртәсе адресатларга шалтыратудан башлана


“С добрым утром, тётя Хая, вам посылка из Шанхая...” дигән җыр бар иде. Районның почта бүлекчәләренә Кытайдан никадәр күп бандероль килүен күргәч, шул җыр исемә төште. Аларда – кием-салым, көнкүреш техникасы, дарулар. Алар бүлекчәгә килеп төшү белән хезмәткәрләр адресатларга аларны алып китүләрен үтенеп шалтырата яисә анык бәягә өйләренә илтеп бирергә тәкъдим итә. Посылка иясенә аны алып китү өчен 15 көн, вак бандерольгә 30 көн вакыт бирелә.

Хезмәткәрләр элеккечә эш вакытының бер өлешен алынган почта хәбәрләрен сортларга аеру һәм аларны адресатка җиткерүгә багышлый. Алар вакытлы матбугатка яздыра, үткәргечләр хезмәтләре өчен түләүләр кабул итә, акча күчерә, көнкүреш-куллану товарлары сата, “Почта Банк” хезмәтләрен күрсәтә. Хезмәтләр саны елдан-ел арта. Мәсәлән, үткәргечләр хезмәтләре өчен түләү хәзер хәтта өйдә кабул ителә. Почтальон күчмә касса терминалы белән килә.

Безнең районда – 31 почта бүлекчәсе һәм бер элемтә үзәге, аларда 161 кеше эшли. Шуларның берсе – 7нче бүлекчә 2016 елның гыйнварында Мичурин урамыннан Чапаев урамындагы 35нче йортка күченде. Әйткәндәй, күчкәннән һәм яңа бүлек мөдире тәгаенләгәннән соң аның күрсәткечләре күзгә күренеп яхшырды. Бүлекчәдә ике оператор һәм ике почтальон эшли, аларга бу системада 16 ел эшләгән Роза Сабирова (фотода) җитәкчелек итә. Үз эшенең остасы булу өстенә, Роза Фәрит кызы былтыр оешманың спорт ярышларында катнашкан һәм Башкортстанның көнбатыш төбәге почта бүлекчәләре эшчәннәре арасында армспортта икенче урын яулаган.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: