Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2018, 11:37

Тырышкан — табар

Төмәнәк кешесе шәхси хуҗалыгы исәбенә көн күрүе турында бәян итә

Төмәнәк кешесе шәхси хуҗалыгы исәбенә көн күрүе турында бәян итә


Терлек асраган авыл халкы гадәттә техника, мал азыгы җитмәүдән зарлана. Район бәйгесенең “Сөт җитештерүче алдынгы шәхси-ярдәмче хуҗалык” бүлегендә җиңүче төмәнәкле Альберт Мөхәмәтгалиев бу мәсьәләләрне күптән хәл итүен раслый.

Берничә ел элек ул өч дусты (белгечлеге буенча механизаторлар) белән 100 гектар пай җире ала, аны сөреп, люцерна чәчә.

– Һәркайсыбызның шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар, – ди Мөхәмәтгалиев. – Әмма без баштан ук байтак мәсьәләне күмәкләп хәл итәргә килештек. Иң элек һәркайсыбыз бөлгән-таралган хуҗалыклардан эшкә яраксыз трактор сатып алды (мин йөк машинасына да ия булдым), аларны тәртипкә китердек. Аннары, акча җыеп, печәнне төрү-урау җиһазы кайтардык. Бездә мал азыгы һәм аны әзерләү чыгымы башкаларга караганда 25-30 процентка азрак. Чөнки без эшне бергәләп башкарабыз.

Берничә ел элек күршедәге фермерның «электр көтүчесе»ннән нәтиҗәле файдалануын күрдек. Уңай һәм тискәре якларын чамалап, аның белән мал көтүгә килешү төзедек. Нәтиҗәдә вакытыбыз бушады, мал ашату һәм көтүчегә түләү чыгымнары кимеде. Ни генә дисәләр дә, болында йөргән сыерның сөтен абзарда асралган малныкы белән чагыштырырлык түгел. Бөтен төбәктән сөт алырга килгән даими клиентларыбыз бар. Безнең өчен сатуның мондый ысулы кулай – сәгатьләр буе базарда басып торасы юк.

Мөхәмәтгалиев сүзләренә караганда, бүген нәкъ сыер малы үрчетер чак. Чөнки бодайның бер тоннасы

4 мең сумга кадәр төште. Яңгырлар мул булу сәбәпле, үлән билгә кадәр күтәрелде. Димәк, мал азыгы шактый табыш китерәчәк. Бу акчага исә ул кирәкле техника – чапкыч, саву җиһазы һ.б. алырга киңәш итә.

– Мин көн саен 4 сыердан 2500 сумлык 50 килограмм сөт сатам (кыш көне 1500 сумга кадәр кими). Эремчек һәм каймакны исәпләмичә әле бу, – дип хисап серен уртаклаша әңгәмәдәшем. – Моннан тыш, ит сатып, ел саен янә 200 мең сум акча эшлим. Шул акчадан дүрт тонна ашлык, 10 тонна көрпә һәм 20 тонна печән белән салам сатып алам. Хуҗалыгымда асралган сигез сыер һәм үгезне бер ел ашату миңа 35 мең сумга төшә.

Кеше ялламас өчен эшкә балаларыгызны өйрәтергә киңәш итәм. Ике улым – Фидан белән Альмир механизаторлыкка укыды. “Газпром”ның бер бүлекчәсендә эшләгән улларым техниканы хезмәтләндерүгә, мал азыгы әзерләүгә вакыт таба. Җәмәгать хезмәткәренә укыган кызым Альбина исә сыер асрарга һәм саварга булыша.

Эмиль МУСИН.