Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2018, 11:19

Өч атна хозурлык

А.П. Гайдар исемендәге савыктыру лагеренда беренче смена төгәлләнде

А.П. Гайдар исемендәге савыктыру лагеренда беренче смена төгәлләнде



Пионер учагы, гитарага кушылып җырлау, төнлә кача-поса күрше корпусларга чыгу... Җәйге савыктыру лагерендагы ялга кагылышлы хатирәләр гомерлеккә кала.

Туймазы, Октябрьский, Уфадан килеп, “Гайдар”да ял иткән 375 бала да бу ялны озак хәтерләячәк әле. Бәхет-шатлыкка тулы 21 көн бала-чагага файдага киткән. Алар кояшта кызынган, үзаллыга әверелгән, яңа дуслар тапкан. Көйләтмичә, дөрес азык ашарга өйрәнгәннәре дә бар арада – әниләре сөенеп бетәлмәс инде!

Беренче отряд башкаларга үрнәк булган, әлбәттә. Анда 14 һәм 15 яшьлек үсмерләр җыелган. Иртән-иртүк барысы да дәррәү килеп зарядкага чыккан, аннары отрядка нәниләр янына ашыккан – кызларның чәчен тарап үргән, корпусны һәм тирә-як биләмәне җыештырырга ярдәмләшкән. Буш вакытларында (ул әллә ни күп булмаса да) осталык дәресләре үткәргәннәр. Мәсәлән, Элина белән Эльвира бала-чаганы аквагрим салырга өйрәткән. Динар белән Марат – Рубик кубигы җыярга. Ирекле ярдәмче елы кысаларында һәркайсы күбрәк игелек кылырга тырышкан, аларны исә отрядның “ирекле ярдәмче көндәлеге”ндә теркәп барганнар.

– Безнең балалар гаять җаваплы һәм сәләтле. Биюләр куя, сурәт ясый, җырлый, гитарада уйный, – ди үзләренең тәрбияләнүчеләре турында вожатый Василиса Черных. Ул үзе дә бу балалардан чак кына зуррак, шуңа күрә уртак тел табу җиңел булган. Әйткәндәй, мәктәптә укыганда Василиса “Гайдар”да ял итәргә яраткан һәм хәтта төбәктәге дан сукмагында йолдызга лаек булган. Икенче тәрбияче Иван Чернов, алдынгы тәрбияче буларак, педагогия эше өчен йолдыз белән бүләкләнгән. Июнь сменасы йомгаклары буенча, сукмакта аларның өч чәмле тәрбияләнүчесе Алия Габдрахманова, Родион Кашапов, Карина Миңнуллинаның да исеме урын алган.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас: