Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2018, 11:41

“Ак калфак” җырчы һәм музыкантларны берләштерде

Туймазыда фольклор ансамбльләренең төбәк бәйгесе үтте

Туймазыда фольклор ансамбльләренең төбәк бәйгесе үтте


– Менә, кызым, бу тегермән. Элек анда он тартканнар, аннары ипи пешергәннәр. Бу тимерлектә исә ата-бабаларыбыз урак чүкегән, – дип аңлатты яшь әни дүрт яшьлек кызына. Йөзләгән башка тамашачылар белән бергә алар Төмәнәккә татар вокал төркемнәре һәм ансамбльләренең “Җырлыйк әле” төбәк фестиваль-бәйгесенә килгән. Һәм беренче чиратта авыл фермеры Фәнир Галимов оештырган “Бабай утары” этноавылына юл алган.

Мондый фестиваль бездә беренче тапкыр үткәрелде. Бу чарага республиканың Туймазы, Салават, Кыйгы, Краснокама, Шаран, Бакалы, Уфаның Дим районнарыннан фольклор ансамбльләре җыелды. Бәйгечеләрнең чыгышын Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов җитәкләгән дәрәҗәле жюри бәяләде. Бу фестивальне оештырырга Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмәгать оешмасы идарәсе рәисе Кадрия Идрисова белән оешманың Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе рәисе Люция Вафина тәкъдим итте.

Концертны Туймазы баянчылары – сәләтле балалар җыенында катнашучылар башлап җибәрде. Аларга кушылып, Фән Вәлиәхмәтов үзе җыр сузды. Өермәдәй биюләр һәм күңелне тибрәтерлек композицияләр тамашачыларга боегырга вакыт калдырмады. Хәйран кыздырган кояш та куркытмады аларны, концерт карап кинәнделәр.

Төп бүләк халык коллективы – “Родина” мәдәният йортының “Җидегән йолдыз” татар вокал ансамбленә тапшырылды.

– Без байтак фестиваль һәм бәйгеләрдә катнаштык. Әмма фәкать татар вокал коллективлары бәйгесендә булганыбыз юк иде әле. Биредә байтак талантлы чыгышлар күрдек – көндәшләребез чагу һәм үзенчәлекле иде. Яхшы башлангыч дәвам итәр дип ышанабыз, – диде коллектив җитәкчеләренең берсе Айгөл Корбанова. – Бүгенге бүләк – сәхнә киеме тектерүгә сертификат (сигез пар) безне иҗади уңышларга илһамландырды.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: