Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2018, 13:20

«Бие, бие, Хәйбулла...»

Бию коллективы тәрбияләнүчеләре һәр чыгышга күңел җылысын өсти

Бию коллективы тәрбияләнүчеләре һәр чыгышга күңел җылысын өсти


Былтыр “Родина” мәдәният йортындагы “Сәфәр” үрнәк хореография ансамблендә җитәкче алышынды. Бу вазифага Уфадан килгән ирле-хатынлы Әлфия һәм Дамир Ибраһимовлар тәгаенләнде. Алар биюләр куя һәм яшь биючеләр тәрбияли. Нибары 10 айда коллектив репертуарында дистәләгән яңа бию барлыкка килде, сәфәрлеләр алар белән “Родина” мәдәният йорты сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясый һәм фестиваль-бәйгеләрдә катнаша. Коллектив Татарстанда узган “Бие, Казан!” бөтенрусия балалар иҗаты фестивалендә “балкырга” өлгерде, ул анда Төп бүләккә лаек булды. Шушы көннәрдә исә ул янә бу югары бүләкне яулады, Уфада “Ватан” этнопаркында үткән республика башкорт биюләрен башкаручыларның “Баек” телевидение бәйгесе җиңүчесе булды.

– “Сәфәр” – республикадан читтә дә танылу яуларга өлгергән коллектив. Бу безгә зур җаваплылык өсти, – ди Дамир Халит улы. – Башта без балалар белән бер-беребезне сынадык. Мөнәсәбәтләр Казанда җиңгәннән соң көйләнде. Тәрбияләнүчеләребез безгә һәм үз-үзләренә ышанды, ата-аналар исә ярдәмче һәм терәгебезгә әверелде. Алар балаларының һәр чыгышына килә, районнан читкә чыкканда озатып йөри, финанс чыгымнарының бер өлешен үз иңенә ала.

Бүген коллективта – 4-18 яшьлек 100ләп бала. Өлкән төркем белән катлаулы рус, башкорт, татар, казах, һинд, чуваш халык биюләрен өйрәнсәк, сабыйлар өчен гадирәк, эчтәлеклерәк композиция сайлыйбыз. Без аларга сәхнәне тизрәк тоемлау мөмкинлеге бирәбез.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: