Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2018, 12:32

«Гандбол, лапта, тау чаңгысына мөкиббәнмен»

Яшь физкультура укытучысы Владислав Шумаев, мәктәп дәресләреннән кала, кичке секцияләр дә оештыра

Яшь физкультура укытучысы Владислав Шумаев, мәктәп дәресләреннән кала, кичке секцияләр дә оештыра


Туймазы педагогия колледжын тәмамлаган егет ике ел элек Иске Туймазы мәктәбенең тату коллективына килеп кушыла.

– Нәселемдә педагоглар юк, – ди ул. – Әмма минем физрук шәп иде! Павел Викторович Щукин. Аның тәэсирендә мәктәптән соң педагогия училищесына юл тоттым.

Хәзер яшь укытучы көн саен Туймазыдан эшкә йөри. Кич белән спорт секцияләрендә дәресләр алып бара.

– Балаларны уеннар, кызыклы биремнәр белән мавыктыра белергә кирәк, спорт залы буенча “чаптырырга” түгел, – ди Владислав Валерьевич. – Барысы да балачактан ук көчле, җитез булалмый. Аларны моның өчен тиргәргә, оялтырга ярамый.

Авылыбыз күпмилләтле, аерым кануннарга нигезләнгән гаиләләр дә бар. Аларда спорт белән шөгыльләнү формасы үзгә, ябык. Без моңа артык басым ясамыйбыз, йөкләнешнең кулай төрләрен эзлибез. Иң мөһме – бала дәресләрдә шөгыльләнсен, сәламәтлеге өчен файда булсын.

Нинди булуына карамастан, эш шактый рухи, физик көчне ала. Минеке дә шулай. Көчемне тергезү өчен үз ысулларым бар: гандбол, лапта, тау чаңгысына мөкиббәнмен. Бер кич чәмле ял – мин янә эшкә әзер.

Эшемдә өлкәнрәк хез-мәттәшләрем нык ярдәм итә. Мин күптән түгел катнашкан “Ел укытучысы” бәйгесе алдыннан уку-укыту эше буенча директор урынбасары, башка хезмәттәшләрем минем белән кич буе утырып, чыгышымны әзерләргә ярдәм итте.

Мин дә уртак эшебезгә үз өлешемне кертергә тырышам. Мәктәптә ир-ат – сирәк күренеш. Без генә башкара алган эшләр бар. Мәктәптә көчле зат вәкилләре күбрәк булырга тиеш. Әмма һөнәрне данлап, хезмәт хакын арттырып кына моңа ирешеп булмый. Минемчә, мәктәпкә бары тик үз эшен яраткан, янып-көеп йөргән кешеләр генә килергә тиеш.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: