Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь 2018, 12:46

Кимонолы балалар һәм чуар күбәләкләр

Каратечылар Кандракүл буен үз иткән

Каратечылар Кандракүл буен үз иткән


16-26 июньдә Кандракүлдә “Ровесник” чатыр лагеренда бөтенрусия яшь каратечылар җыены үтте. Илебезнең төрле тарафларыннан килгән 140 спортчы арасында 45 туймазылы да бар иде. Күнегү эшчәнлегенә танылган спортчы, Мәскәүдән килгән тренер Дмитрий Котвицкий җитәкчелек итте.

Самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, “Кайман” көрәшчеләр мәктәбенә нигез салучы – гаҗәеп кеше. Ул 5200 метр биеклектән парашют ачылмаган очракта ни рәвешле егылып төшү, бер атнадан соң исә янә болытлар астында гизү турында бәян итә ала. Яисә биеккә сикереп, бармак очлары белән (нукитэ алымы) калынлыгы 5 см чамасы тактаны тишү турында.

Ул тренерлык тәҗрибәсен дә теләп уртаклаша. Менә ун ел инде Кандракүл буендагы чатыр лагеренда оештырылган бөтенрусия спорт җыенында дәресләр үткәрә.

Илебезнең җиде атказанган спорт мастеры, 12 дөнья чемпионы тәрбияләгән атказанган тренеры дистә еллар эшләү дәверендә үзенең тәрбияләнүчеләре арасында җитди җәрәхәт алучылар булмавы белән горурлана. Яшь спортчылар белән бергә аларның ата-аналарының да күнегүләргә йөрүенә сөенә. Чөнки уртак мавыгулы гаилә тагын да ныгый төшә.

Җыенга килгән балалар останың һәр сүзен йотлыгып тыңлады, һәр күнегүне төгәл итеп үтәргә тырышты. Котвицкий кумтасында исә алар бетмәс-төкәнмәс. Дәрестә ул төбәктәге табигать шартларыннан файдалана, үсмерләр өчен гадәттән тыш сынаулар оештыра. Спортчылар агачларда һөҗүм алымнарын сынады, яңгыр яуганда шугалакны хәтерләткән һәм җитди каршылыкка әверелгән тауга күтәрелде. Каратечылар көненә дүртәр тапкыр күнекте, әмма берсе дә арыганлыгын сиздермәде.

Дмитрий Юрьевич сүзләренә караганда, Кандракүлдә һава “көчле”, кислородка бай, күл суы чиста. Бу исә спортчыларның тернәкләнүе һәм савыгуы өчен файдалы.


Анфиса АИТОВА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: