Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2018, 14:00

«Уен — чәмле, сый-хөрмәт мул булды»

Хәбәрчеләребез Кытайдан кайткан яшь хоккейчылар белән очрашты

Хәбәрчеләребез Кытайдан кайткан яшь хоккейчылар белән очрашты


Хәзер инде авыз тутырып, Туймазының “Девон” хоккей клубы турында бөтен Русия белә дип әйтергә була. Илебез Президенты Владимир Путинның Кытайга сәфәре вакытында яшь хоккейчыны кочаклап шаяртуы турындагы сюжет бөтен үзәк телеканаллардан да күрсәтелде. Әмма егетләребездә дәүләт башлыгы белән аралашудан тыш башка вакыйгалар да уңай тәэссорат калдырган.

Аларның сәфәрләренә кагылышлы нечкәлекләрне без район Хакимиятендә хоккейчылар белән үткән матбугат конференциясендә белдек. Очрашуда катнашучыларның күбесен кытайлылар капкасына дүрт голны кемнәр кертүе кызыксындырды. Менә алар: Салават Галиуллин, Данэль Курбиев, Альмир Гыймазетдинов һәм Эмир Галләмов.

Спортчылар дәүләт башлыклары белән очрашуы, туйганчы диңгез ризыклары һәм “аждаһа күзе” дип аталган ят җимеш ашавы, Кояш иленең күренекле урыннарын каравы, шул исәптән, Кытай стенасы белән хозурлануы турында бәян итте.
Читайте нас: