Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2018, 13:56

Туган җиренә 77 елдан соң әйләнеп кайтты

Сугыш батырын туган ягында хөрмәтләп җир куенына тапшырдылар

Сугыш батырын туган ягында хөрмәтләп җир куенына тапшырдылар


Кичә шәһәр зиратында Бөек Ватан сугышы яугире, 1942 елның гыйнварында Смоленск өлкәсендә һәлак булган Сәгъдәтгәрәй Бәхтигәрәй улы Шәфыйковны соңгы юлга озаттылар.

Әгертамак авылында туып-үскән яугирнең җәсәде, шәхси әйберләре һәм медальоны, Смоленск эзтабарлары тарафыннан табылып, Х.А. Солтанов исемендәге эзтабарлар отрядына тапшырылган. Якташыбызны җирләгән көнне аларны солдатның туганнарына бирделәр.

Сәгъдәтгәрәй Бәхтигәрәй улы сугышның беренче көннәрендә фронтка чакырыла. Китәр алдыннан гына төзеп бетергән йортында тормыш иптәше Хатирә кала. Ул ирен 89 яшькәчә көтә, өч баласын ялгызы аякка бастыра.

Митингта район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, ветераннар, төбәк сугышларында катнашучылар, оешмалар вәкилләре, эзтабарлар катнашты.

Яу кырларында башын салган якташларны бер минут тын калып искә алдылар.

Каһарманның оныгы Лилия Хөснетдинова сүзләренә караганда, Сәгъдәтгәрәй Бәхтигәрәй улы белән бергә аның ике ир туганы һәм ике кыз туганынының ирләре дә фронтка китә. Барысы да хәбәрсез югала. Бәлки, кайчан да булса, алар да табылыр.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: