Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июнь 2018, 17:08

Таможня хуплый

Канада аэропортында туктатып, туймазылыдан кын эчендәге «коралын» күрсәтүне таләп итәләр. Шул минутта курай Башкортстан далалары җырын сузып җибәрә

Канада аэропортында туктатып, туймазылыдан кын эчендәге «коралын» күрсәтүне таләп итәләр. Шул минутта курай Башкортстан далалары җырын сузып җибәрә


«Чынлап та шулай булды шул, – музыка мәктәбе директоры Рәмзин Әбсаләмов элекке шәкертенең тормышына бәйле хатирәләрне исенә төшереп елмая. – Тимур Климов һөнәре буенча нефтьче. Канадада эш тапкан. Анда беренче тапкыр барганда аэропортта йөкләр тикшергәндә аның озынча сәер кын-савыты шик уята. Ачып күрсәтүне таләп итәләр. Шулчак Тимур ул савыттан курай тартып чыгара. Һәм... уйнап җибәрә. Шундый итеп уйный, тирә-яктагыларның барысын – аэропорт, андагы полиция хезмәткәрләрен һәм килгән, киткән кешеләрне әсир итә».

Уфа сәнгать институтын тәмамлагач, Рәмзин Рәфкать улы Октябрьский музыка колледжында эшли. Тормыш көйләнгән, барысы да үз җае белән тәгәри. Ләкин 2004 елда Туймазыга күчәргә тәкъдим алгач, һич икеләнеп тормыйча ризалаша – яңа сулышка ихтыяҗ кичерүен аңлый.

«Родина» мәдәният йортында Әбсәламов «Хәзинә» ансмабле оештыра, анда педагогия колледжы студентлары, соңрак музыка мәктәбендә укыган балалар уйный. Ике елдан ул «музыкалка»га күчә һәм курайчылар әзерләүгә ныклап керешә. Өстәмә рәвештә халыкның шушы уен коралында да уйнарга өйрәнергә теләгән балаларны туплый.

Әбсәламов, мәктәпләргә йөреп, балаларны курай белән таныштыра, аңлата. Бервакыт 1нче гимназиядә, бу уен коралының мөмкинлекләрен күрсәткәч, аңа шундук 30 бала языла! Дөрес, бер атнадан алар нибары унау кала. Шул исәптән, рус егете Андрей Макаров. Педагогны кисәтәләр: булдырыр микән – гади егет түгел, сабырлыгы белән мактаналмый... Ни гаҗәп – Андрей һәр дәрестә игътибар белән тыңлый, тырышып-тырышып шөгыльләнә. Аеруча, борынгы озын көйләрне яратып өйрәнә, хәтта төрле бәйгеләрдә лауреат була. Бераздан гомуми белем бирү мәктәбендә дә уңай якка үзгәрә башлый. Укытучылар таң кала – кара син аны, курай Макаровны тәмам эзгә төшерде ич! Хәзер Андрей «режиссёр» белгечлеге буенча Санкт-Петербургта университетта укый.


Венера ӘШИРОВА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: