Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июнь 2018, 17:02

Рекорд куелды

Уфада Милләтләр әйлән-бәйләне үтте

әйлән-бәйләне үтте
9 июньдә Уфада Халыкара «Евразия йөрәге-2018» фестиваленең бер чарасы – Милли кием бәйрәме булды. Нәтиҗәдә тиңдәшсез күмәклеге белән таң калдырган милли киемле «спираль» әйлән-бәйләне буенча рекорд куелды.

– Русиядә моңа кадәр спираль рәвешендәге әйлән-бәйлән булганы юк иде, – диде Русия Рекордлар кенәгәсе баш мөхәррире Станислав Коненко. – Ул әйлән-бәйлән спирале әйләнә хасил итеп тезелсә, диаметры 320 м чамасы тәшкил итәр һәм аңа Эйфель башнясын салып булыр иде.

Бәйрәмдә туймазылылар – «Ак инәйләр» берләшмәсе әгъзалары һәм кул эшләре осталары да катнашты.
Читайте нас: