Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2018, 12:40

Русия Президенты “Туры элемтә” үткәрде

Владимир Путин туры эфирда

Владимир Путин туры эфирда


7 июньдә Владимир Путин туры эфирда 4 сәгать 20 минут дәвамында русиялеләр һәм башка илләрдә яшәүчеләрнең 79 соравына җавап бирергә өлгерде. Президент өчен бу югары дәүләт вазифасында яңа алтыеллыкта – беренче һәм 2001 елдан бирле 16нчы “Туры элемтә”.

Мөрәҗәгатьләрнең бер өлешен дәүләт башлыгы сайлап, үзе укыды. Алар икътисад, экология, инфраструктура, медицина, оборона-сәнәгать комплексы үсеше, шулай ук РФнең эчке сәясәте һәм халыкара мәсьәләләргә багышланган иде. Җиде блиц-сорау аның шәхсән үзенә кагылды.

Дәүләт башлыгына килгән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны – 2,5 миллион, дип хәбәр итте “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: