Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2018, 13:16

Бәйгечеме? Йорт төзисең

Торак объект стенасын күтәрү осталыгын күрсәтеп, Туймазы егете олимпиадада җиңү яулый

Торак объект стенасын күтәрү осталыгын күрсәтеп, Туймазы егете олимпиадада җиңү яулый


Туймазы индустрия колледжы хуҗалыгында үткән чираттагы республика һөнәр осталыгы бәйгесендә бөтен Башкортстаннан 17 команда катнашты. Жюри әгъзаларыннан «Гомумтөзелеш эшләре остасы (ташчы)» һөнәре буенча алдынгыларны ачыклау таләп ителде.

Сайлап алу өлеше республика колледжларында үтте. Бәйгечеләрдән, аркылы һәм буй яссылык буенча тел тидергесез тигезлеге белән таң калдырырлык итеп, стена күтәрү таләп ителде.

Бәйгенең икенче өлеше

Туймазы шәһәренең О. Кошевой урамында төзелгән 1нче йортта үтте. Төп таләп – кирпечләр арасын сыйфатлы беркетү-ябыштыру һәм ныгыткыч арматураны тигез салып калдыру. Проекттан яссылыкка карата хәтта бер миллиметрга тайпылган очракта да бәяләүчеләр баллны киметә. Шуңа күрә соңыннан бүләкле урын алу өчен бәйгечеләрнең күбесенә нәкъ шул аерма җитми кала.

Бәйгечеләр ике сәгатьтә бинаның эчке стеналарын күтәрергә тиеш иде. Бу эшне иң беренчеләрдән индустрия колледжы укучысы Георгий Такашов төгәлләде. Без аңа мөрәҗәгать иттек:

– Сез кирпечне гаять оста һәм тиз тездегез. Тәҗрибәгез бардыр, мөгаен?

– Әйе. Бабам Анатолий Матвеевич белән үзебезнең йортка зур гына янкорма салып куйдык. Ул – элекке геолог, ләкин бик һөнәрле кеше. «Гомумтөзелеш эшләре остасы» һөнәрен үзләштерү турында мәктәптә укыган елларда ук хыяллана идем. Ташчы һөнәре белән беррәттән буяучы, акшарчы, монтажчы, йөк күтәртүче күнекмәләрен дә үзләштерәсең ич. Димәк, беркайчан да ач булмаячаксың. Колледжны тәмамлагач, үземә йорт салырга ниятлим.

Бәйгечеләрнең белемнәре тикшерелгәннән соң бәяләүчеләр йомгак ясады. Бүләкле урын алганнарның башкаларын кимендә 8 баллга узып, Георгий Такашов олимпиада җиңүчесе булды. Икенче урында – Стәрлетамак һөнәр-техника колледжы укучысы Илгиз Гайсин, күптармаклы Дуван колледжы укучысы Алмаз Бәйрәмов исә «бронза»лы булды.

Һөнәр осталары олимпиадасы җиңүчеләренә БР Мәгариф министрлыгыннан диплом, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. О. Кошевой урамындагы йортны төзегән оешма – «3нче төзелеш фирмасы» җәмгыяте акчалата бүләкләр әзерләгән.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: