Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2018, 13:15

«Кешенең күңеле булып кайтып китсә, безгә дә рәхәт»

Гүзәл Гыймаева халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү системасында чирек гасыр эшли

Гүзәл Гыймаева халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү системасында чирек гасыр эшли


– Тугызынчыны тәмамлаучы улым бүген мәктәптә тәүге имтиханын тапшыра. Укуын кайда дәвам итәчәген хәл итәсе бар, – дип борчыла Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалының ташламалардан файдаланучы һәм мохтаҗ катламга җәмәгать ярдәме чаралары билгеләү бүлеге начальнигы Гүзәл Гыймаева. Әлбәттә, улының тормышта дөрес юл сайлавы гаять мөһим аның өчен.

Гүзәл Фаат кызы үзе исә мәктәпне тәмамлауга юристка укыячагын төгәл белә. Документларын “Җәмәгать тәэминаты” белгечлеге буенча тапшыра. Олы яшьтәгеләргә һәм авыр хәлгә таручыларга ярдәм итәргә омтылышын бу ханым гади генә аңлата: әти-әни тәрбиясе, алар аны шәфкатьле булырга, кеше хәленә керә белергә өйрәткән.

Хәзер филиалда һәр белгечнең өстәлендә компьютер, тиз генә кирәкле документның күчермәсен алып, тиешле мәгълүматны электрон чыганакка яздыру мөмкинлеге бар. Техникумны тәмамлаган кыз исә шәһәрнең җәмәгать тәэминаты бүлегенә эшкә урнашканда хезмәткәрләр хисапларны басу машинасында җыя, компьютерлар чак гамәлгә керә генә башлый. Оешма Мичурин урамындагы ярымподвал бинада, кысан, тар бүлмәләрдә урнаша. Хезмәт шартларына карамастан, тату эшлиләр.

– Беренче эш көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Эшкә чыгасы төнне йокысыз үткәрдем, көяләндем, әмма остазларым Зәния Миргарифан кызы Сәетгалиева һәм Гөлфирә Закир кызы Мөсәвәрова шундук мине үз канаты астына алды, – ди Гүзәл Фаат кызы.

Елдан-ел хезмәт баскычы буенча үрли ул. Гади белгечтән ташламалардан файдаланучы һәм мохтаҗ катламга җәмәгать ярдәме чаралары билгеләү бүлеге начальнигы вазифасына кадәр күтәрелә. Бүген аның кул астында 11 кеше.

– Күпләр өчен эшебез бер төрле, күңелсез тоеладыр, мөгаен. Бу алай түгел. Без халык белән аралашабыз, гадәттә олы кешеләр биредә күңелен бушата. Ярдәм итәргә тырышабыз. Аларның ихтыяҗларын канәгатьлән-дерә алмасак, кайчак эш бармый хәтта. Күңелләре булып кайтып китсәләр, безгә дә рәхәт. Безнең тармакта эш үзенчәлеге күпкырлы һәм төрле юнәлешле, ул югары квалификация, законнарны җентекле белүне таләп итә. Ел саен илебездә, республикада халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү буенча төрле программалар кабул ителә, аларның үтәлешендә филиал эшчәннәре турыдан-туры катнаша.

– Нишләп бер урында шулай озак тоткарландым дисезме? – дип кабатлый ул минем сорауны. – Үз эшемне яратам, коллективым – гаиләм кебек. Җәмәгать ярдәме тармагы – бурыч түгел, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү теләге белән янган тынгысыз, игелекле, чәмле йөрәкләр ул.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.

Читайте нас: