Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2018, 12:48

«Девон» Кытай командасы белән алышка әзерләнә. Һәм Русия Президенты белән очрашуга

Владимир Путин Туймазының яшь хоккейчылары катнашачак уенны караячак

Владимир Путин Туймазының яшь хоккейчылары катнашачак уенны караячак


Безнең гәзиттә «Девон» хоккей командасының Русия хоккей федерациясе чакыруы буенча халыкара чарада катнашу өчен Кытайга очканлыгы турында хәбәр ителгән иде инде. Бу очрашу илебез җитәкчеләренең шушы илгә ШОС саммитына сәфәре белән бәйле.

Русия Президенты Владимир Путин һәм КХР рәисе Си Цзиньпин Тяньцзинь шәһәрендә Русия белән Кытайның яшьләр командалары арасында оештырылган хоккей матчын караячак.

РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков бу хоккейчыларның гаять истәлекле очрашуы булачагын раслады, чөнки Русия Кытайга хоккейны үстерүдә һәм элемтәләрне ныгытуда ярдәм итә, 2022 елгы кышкы Олимпия уеннары исә Пекинда үтәчәк.

Президент ярдәмчесе ике ил җитәкчеләренең уенчылар белән аралашуны күздә тотуын белдерде.
Читайте нас: