Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2018, 13:11

«5ле»лек остару өчен вакытым бар әле»

Риваль Канеев – сайлау-праймеризда катнашучыларның иң яше

Риваль Канеев – сайлау-праймеризда катнашучыларның иң яше


«Ал җилкәннәр» балалар-үсмерләр клублары үзәгенең 24 яшьлек педагогы өчен сәяси тәҗрибә җәһәтеннән беренче генә алыш түгел инде бу – ике ел элек ул берничә сайлау чарасы бәхәсендә катнаша. Шул исәптән, Дәүләт думасы депутатын сайлаганда: ул вакытта аңа Рафаэль Мәрданшин белән Рима Баталова ише сәясәт алыплары белән алышырга туры килә. Ул сәяси бәхәсләр интернет аша туры элемтәдә тәкъдим ителә, һәм сәясәт технологлары Канеевның ышанычлы бәхәсләшә белү осталыгын «4ле»лек бәяли. Дөрес, сайлау алды узышының анысында Риваль финалчылар арасына эләгәлми. Ләкин бу техника сәбәпләренә бәйле: таләп ителгән белешмәне тапшырырга өлгерәлми.

– Алдан сайлауларның монысында да сайлау исемлегенә кертмәсәләр, кайгырып утырырга җыенмыйм, – ди ул. – Мондый чараларда катнашу – гаять зур тәҗрибә ич ул! Исемлеккә кертелеп, 3-4нче урын алсам – анысы да нәтиҗә. Сайлау – гаять четерекле эш ич ул: кайчак дәгъвачыларның иң өметлесе дә сайлау алды узышыннан төшеп кала, нәтиҗәдә аның урынын чираттагысы били.

«Ул үзенең финанс яки халык белән танышлык тәҗрибәсе туплаган көндәшләре белән педагог буларак нинди тәҗрибәгә нигезләнеп алышала?» – дигән сорауга Риваль һич икеләнмичә җавап бирә:

– Минем белән Хәтмулла Солтанов ис. эзтабарлар отрядының 800 әгъзасы – мин аларның командиры. Хәзер яшьләр сәяси чараларда көннән-көн күбрәк катнаша башлау сәбәпле, минем сайлаучылар, ягъни, электорат, еллап түгел, айлап арта бара.

Канеевның фикере шундый: яшьләргә хәзер нәкъ сәясәткә барырга кирәк.

– «Диван өсте тәнкыйтьче-се» булып, ихаталардагы баткак яки Сүриядәге хаталар турында лаф ору җиңел, әлбәттә, – ди ул. – Ә син үзең нидер эшләп кара, нәтиҗәсен күрсәт, аннары башкаларның кимчелеген эзләрсең.

Мин бүген хакимиятнең яшьләр белән эшләргә әзер булуын күрәм. Ул эшчән-алмаш эзли. Шуңа күрә үзеңне сүздә түгел, эш-гамәлләрең аша күрсәтергә кирәк. Илебездә тар карашлы сәясәтчеләр җитәрлек әле, халык тәмам ялыкты алардан. Торгынлык бер урында таптану һәм һәлакәт ул. Димәк, хәзер без – яшьләр килергә тиеш.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: