Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июнь 2018, 16:22

Түрдән узыгыз!

Байтак тирмә һәм аларның биләмәләре авыл халкының иген игүгә бәйле борынгы тормыш рәвешен чагылдырды.

– Моның белән җир сөреп буламыни? – дип сорады гаҗәпләнгән 10 яшьлек малай әнисеннән, сабантуй акланындагы тирмәләрнең берсе янындагы кул сабанын күреп.

– Әйе, элек аның белән синең кебек малайлар да эшләгән хәтта, – дип җавап бирде әнисе.

Байтак тирмә һәм аларның биләмәләре авыл халкының иген игүгә бәйле борынгы тормыш рәвешен чагылдырды.

Һәркайда өстәлләр милли ризыклардан сыгылып торды. Икмәк-тоз, бәлеш, кымыз һәм чәкчәк, тәбикмәк, хуш исле чәй – барысы да җыр һәм биюләр белән “тәмләндерелде”. Бүген дә нәфислеген җуймаган борынгы көнкүреш кирәк-ярагы, кием-салым аларга үзенчәлек өстәде.

Николаевка, Карамалы-Гобәй, Чокадыбаш авыл советларының берләштерелгән ихатасы авыл көнкүрешен тасвирлаган: читән буендагы эскәмиядә әби белән бабай урын алган, җигүле ат янәшәсендә өр-яңа диярлек чып-чын кул сабаны.

Предприятие һәм оешмаларның һәркайсы яңалык, үзенчәлек уйлап табып, бәйрәм кунакларын таң калдырырга, туймазылыларны кунакчыллыгы белән сөендерергә тырышты. Медицина хезмәткәрләре тирмәсе янында мөлаем шәфкать туташлары һәркемгә кан басымын үлчәргә тәкъдим итте. Күңелгә якын “120гә 80. Сезнең барысы да тәртиптә”, – сүзен ишеткән кешеләр, шатланып тирмә һәм ихатаны күрергә кереп китте. Борынгы көнкүреш кирәк-яракларын үзәк район хастаханәсе бөтен коллективы белән туплаган – кемдер агач җиһазлар, кемдер борынгы идән паласлары, бизәкле шәлъяулыклар, милли бизәкле чигүле киемнәр, җеп эрләгеч, самавыр, киле, тар муенлы чүлмәк, агач савыт-саба һәм башканы табып китергән.

Кое сиртмәсеннән заманча насосларга кадәр су тәэминаты үсешен күрсәткән “Водоканал” предприятиесе дә тарихка күз ташларга ярдәм итте.

Тирмәләрне бизәгәндә күпләр бал җыю күренешенә мөрәҗәгать иткән. Бал суырткыч, күрек эзләп тапкан. Иң бай эчтәлеклесе Иске Туймазы, Кәкребаш, Илчембәт авыл советлары бизәгән ихата булып чыкты. 3нче төзелеш фирмасы җәмгыяте ихатасы да алардан калышмады.

“Торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясе” җәмгыяте ихатасында балыклар йөзеп йөргән бәләкәй генә буа әсир итте. “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыяте ихатасын гадәти агач басма, тегермән, кое һәм дәү терлек сыннары бизәде.

Һәр тирмә янында җыр-биюле, гармунлы тамаша тәкъдим ителде. Мәгариф идәрәсе ихатасында исә бала-чага тавышы тынмады.

Иң яхшы бизәлгән тирмәне билгеләү катлаулы булды. Озак бәхәсләшкәннән соң авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл биләмәләре арасында беренче урын “Турбаслы бройлерлары” җәмгыятенең “Туймазы” бүлекчәсенә бирелде.

Сәнәгать предприятиеләре арасында иң үзенчәлеклесе – “Туймазытехуглерод” җәмгыяте тирмәсе.

Оешмалар арасында иң чагу ихата “Торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясе” җәмгыятенеке.

Бу юлы Төп бүләккә “Бишенде” җәмгыяте ия булды.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: