“Башнефть” компаниясенең хакимият оешмалары белән үзара хезмәттәшлек департаменты директоры Рушан Сәетов:
– Туймазы Сабан туе гадәти чарага әверелер дип уйлаган идем, биредә исә – җанлы, эчтәлекле бәйрәм, дәртле курай моңыннан йөрәкләр ярсып тибә!
Сезнең Сабан туена беренче генә килүем түгел, һәрвакыт яңа, үзенчәлекле була ул, афәрин, туймазылылар, булдырасыз.
“Башнефть” белән Туймазы районы – бертуганнар кебек. Без сезнең район белән горурланабыз һәм аның үсешенә даими игътибар бүләбез.