Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июнь 2018, 14:55

Батыр булсаң, көрәшкә чык, Егылсаң, җирдән калык!

Үткән Сабан туе чираттагы тапкыр шуны дәлилләде: көрәш – чагу җиңүләр һәм тамашачыларның соклану катыш ачынулы авазлары гына түгел икән ул.

Үткән Сабан туе чираттагы тапкыр шуны дәлилләде: көрәш – чагу җиңүләр һәм тамашачыларның соклану катыш ачынулы авазлары гына түгел икән ул. Бу егылу, имгәнү, буыннар чыгу, тән кара яну да әле. Шул ук вакытта биредә таләп-кагыйдәләр каты: келәмгә чыккансың икән, рәхим ит, көрәш. Кимендә 50 көрәшче нәкъ шулай эшләде дә, алар арасында күрше район һәм шәһәрләрдән, шулай ук Татарстаннан да спортчылар бар иде.

Аларны яшенә карап, өч төркемгә бүлделәр: 14 яшькәчә үсмерләр, 18 яшькәчә егетләр һәм ир-егетләр. Көрәш Олимпия системасы буенча барды: җиңелүчеләр өченче урын өчен бил алышты, җиңүчеләр үзара “алтын” һәм “көмеш” өчен көрәште.

Көрәшне игътибар белән күзәткән бер тамашачының биш яшьлек кызы сорау артыннан сорау яудырды. Чираттагы: “Нишләп тирә-якта шулкадәр халык йөри, тик барысы да көрәшми?” – дигән сорауга искиткеч җавап яңгырады: “Көчле кешеләр күп, әмма мәйданга чыгарга барысының да кыюлыгы җитми”. Нәрсә-нәрсә, көрәшчеләр рух ныклыгын көн дәвамында күрсәтте. Түбән Сәрдек үсмерләре Алмаз Каюмов һәм Данил Батыров дисеңме, яисә Туймазының өлкәнрәк көрәшчеләре Айнур Локманов, Илнар Фәрхетдинов булсынмы ул. Аларның һәркайсы бер-берсе белән тиң көрәште, көчлерәген билгеләү дә авыр иде. Дәвамлы алышлар байтак булды. Шуңа күрә, ышанычлы җиңү яулаучыны ачыклый алмагач, тупланган кисәтүләр күләменнән чыгып эш иттеләр.

Авырлык арткан саен, дәрәҗә-исемнәр дә саллырак иде. Келәмгә чираттагы спортчыны чакырган саен “Республика беренчелеге җиңүчесе”, “Русия чемпионаты призёры” дигән сүзләр даими яңгырады. Аларның күбесе – танылган спорт династияләрен дәвам итүчеләр.

Читтән килгән дәрәҗәле көрәшчеләр күп булуга карамастан, туймазылылар лаек чыгыш ясады. Мәсәлән, 65 яшькәчә авырлыкта Илчембәттән Илнар Фәрхетдинов җиңү яулады. Әмма үсмерләр арасында тулы хокуклы җиңүче исеменә киеренке алышта Октябрьскийдан Илвар Хисмәтуллинга биреште. Өстәвенә, отылуы да урынлы булды: Илвар авыррак көрәшчеләр төркемендә чыгыш ясый һәм үсмерләр арасында гамәлдәге Русия чемпионы.

Кимендә 85 килограмм авырлыктагылар төркемендә 100 килограммлы ике көрәшче очрашты: туймазылы Айнур Сыртаев һәм Татарстанның Азнакай районыннан көчле көрәшче Айдар Алтынбаев. Айнур күптән түгел көрәш буенча дөнья чемпионатына сайлап алу өлешендә җиңү яулады. Ул ярышларның тулы җиңүчесе булды.
Читайте нас: