Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2018, 21:03

“Әзбәрлия” аяк

Люксембургтан мотоциклда чыгып китеп, җиде мең километр юл үткән француз сәяхәтчесе Дени Мандель Туймазы хастаханәсенә эләккән

Люксембургтан мотоциклда чыгып китеп, җиде мең километр юл үткән француз сәяхәтчесе Дени Мандель Туймазы хастаханәсенә эләккән



Полиция белешмәсеннән: «2018 елның 28 маенда, 20 сәгать 40 минутлар тирәсендә Гафуров авылының Коммунистлар урамындагы 2нче йорт янында “Kawasaki” мотоциклына идарә иткән 55 яшьлек Франция кешесе, юлда транспорт чарасы урнашу кагыйдәләреннән тайпылып, идарәне югалткан һәм юл читенә авып, мотоциклдан егылган”.

– Француз кайсы бүлмәдә “яши”? – дип сорадык без үзәк район хастаханәсенең травматология бүлекчәсендә кизү торучы шәфкать туташыннан.

– Әнә тегендә... Сулга, коридорның теге очында.

Француз гади палатада ята. Таза, нык бәдәнле. Каты итеп кулымны кысты һәм елмаюы белән әсир итте.

Мандель Дени Лорен провинциясендә (Лотарингия) – Франциянең төньяк-көнчыгышында, Париждан 400 километр ераклыкта яши. Гаиләсе – хатыны, улы һәм кызы бар. Икекатлы зур йортта эт һәм мәчегә дә урын табылган. Буш вакытында сурәт төшерергә, бакчада казынырга һәм сәяхәт итәргә ярата. Кайчак гаиләсе белән, кайчак ялгызы гына илләр гизәргә чыгып китә ул. Хатыны аның кайтуын тугры Пенелопа Одиссеен көткән кебек көтә.

Әлеге маршруты Австрия, Словения, Босния, Герцеговина, Черногория, Албания, Греция, Төркия, Грузия, Кабарды-Балкар аша үткән. Үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга – Байкал күлен күрергә теләгән ул. Русия “энҗе”сенә барып җитү өчен берничә урында тукталган, шул исәптән Саратовта. Анда Русия байкеры аңа яхшы кунакханә табарга ярдәм иткән. Аннары федерациянең М-5 “Урал” юлына эләгеп, Собханкулда “Миләш” кафесында ял итәргә карар иткән.

Люксембургтан 1 майда чыгып, җиде мең километр юл үткән Дени Гафуров авылы янында юл-транспорт казасына тарыган.

Шушы авылда яшәүче Рөстәм Арсланов сөйли:

– Кичке якта теплицаларымны карап килергә уйладым һәм юлда ауган мотоцикл, таралып яткан әйберләр һәм миңа кул болгаучы кешене күрдем. Аның янына килдем. Аның ни башкортча, ни русча сөйләшә алмавын аңладым. Аягы белән нәрсәдер булган иде. Тиз генә “ашыгыч ярдәм” чакырттым. Һәм аның белән бергә Туймазыга, хастаханәгә киттем.

Ярдәм итәргә кирәк. Синең алда кем булуы мөһим түгел – чит ил кешесеме ул, башкорт яисә урысмы. Милләттәмени эш? Без аның белән “Гугл-переводчик” аша сөйләштек. Аның сәяхәтче икәнлеген, минеке кебек гаиләсе, балалары булуын аңладым. Аягын дәвалаячакларын әйттем. Һәм Байкалны һичшиксез күрәчәген. Әле аңа яшисе дә яшисе! Кире кайтканда аны Уфага илтергә тәкъдим иттем. Аннан шалтырату көтәчәкмен. Өстәвенә, Дениның мотоциклы һәм әйберләре миндә саклана. Техникасына зыян килмәгән – бүгеннән юлга чыгарга мөмкин.

(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).
Венера ӘШИРОВА.

Читайте нас: