Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2018, 21:08

Сөекле шәһәребез ваемсыз йоклаганда...

... вәхшиләр «Солнечный» төбәгендәге сәнгать объектын сүткән

... вәхшиләр «Солнечный» төбәгендәге сәнгать объектын сүткән


«Намус? Ә нәрсә ул?» – шәһәр урамнарындагы уртак милекне юкка чыгарган бәндәләр нәкъ шулай дияр иде, мөгаен. Яраксызга чыккан объектларның безнең уртак акчага корылганлыгы аларны бөтенләй борчымый.

Пәнҗешәмбе көнне вәхшиләр Комаров һәм Горький урамнары чатындагы сәнгать объектының «йөрәген» суырып алып киткән. «Солнечный» төбәгендә яшеллек һәм башка төрле матурлык чаралары азрак әле. Шуңа күрә биредә берничә ел элек шәһәргә мәхәббәтне белдергән корылма урнаштырылгач, тирә-як җанланып киткәндәй булган иде. Тик кемнеңдер кулы кычыткан, күрәсең – ул корылманы җимереп ташлаган.

Ул вәхшилекне беркем дә күрмәгән – шунысы аяныч. Югыйсә, урамнар һәм юлларның чисталыгын, төзеклеген таләп иткәндә, бюджетка салымнар түләвен хәтеренә төшерүче байтак була. Ә булган милекнең кадерен белүдә катнашу турында сүз кузгалса, аларның хәтере «җуела».

Чыгып, ул вәхшине туктатырга җөрьәт итәрдәйләр аз, әлбәттә – тукмап китүе дә бар, чөнки хулиганлыкны аек баштан кылмыйлар ич. Ә менә сиздерми генә видеога төшереп алу, аннары аны хокук хәвефсезлеге оешмаларына яки шәһәр хакимиятенә тапшыруның бер кыенлыгы да юк.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: